Әтнә таңы

КАЙТАРЫП БУЛСА ИКӘН...

Авырлыклар китермәгән булсам әле дә исән булыр иде. Ул мине тәрбияләмәгән булса, күптән гүр иясе буласы идем.

Мәүлетдин торыр йорты булгач, артыгын булдырырга хыялланмады да. Чөнки кешедән яхшырак яшәгәннәрнең тапкан малын тартып алып, үзләрен туган җирләреннән сө­рүләрен күреп тора. Су­гыш башлангач, ике улы белән хатынын калды­рып, беренчеләрдән булып, үз теләге белән, Ва­танны якларга чыгып ки­тә. Оркыя ил белән кил­гән афәтне сабырлык белән кабул итә. Дошман Мәскәү янына килеп җит­кәндә Мәүлетдиннең батырларча һәлак булуы турында хәбәр аның сабырлыгын сындыра алмый. Фронт өчен, җиңү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә ант итә 32 яшьлек тол хатын. Мәхмүткә - 10, Сөгъдәгә - 8. Мәхмүтне кол­хоз эше­нә җәлеп итәләр. Су­гыш беткәндә ул инде ту­лысынча "тәртә арасына" кергән 13 яшьлек колхозчы була. Хуҗалыкта бул­ган бердәнбер кә­җәне карау Сөгъдәгә йөк­ләнә. Аны көтүдән каршы аласы. Таба алган җир­дән чүп үләннәре, тал яф­рак­­лары җыясы, кипте­реп кышка әзерлисе. Ор­­кыя кая кушсалар да, көндезме, төнләме, бер эштән дә калмый. Сә­ла­мәтлеге бар, балалары­на караучы кирәкми. Үзәк­кә үткәне: балаларга ашатырлык хезмәт ха­­кы түләнми. Бәрәңге бе­­лән кәҗә сөте - төп ризык. Ипи пешерү өчен он бә­рәңгегә кушарлык кына тотыла. Ел буе эшләгән­гә 400 тирәсе хезмәт көне язылса, аңа 2 пот ярым арыш бирелә. Өч кешегә ел тәүлегенә ике пот онны җиткерергә кирәк. Җан башына көнгә 30 грамм туры килә ул. Калганына бәрәңге, үләннәр. Урак урганда арыш уып ашала. Тик өйгә бер бөртек тә алып кайтырга ярамый. Дәүләткә түлисе салымнарга түзәрлек түгел. Бервакыт салым инспекторы, итче вәкил, укытучы-агитаторны ияртеп авыл советы рәисе килеп керәләр. Тәмамланган ел өчен 40 килограмм ит салымын түләттерү ни­ят­ләре. Акча юк. Самовар белән ястыкны алдагы елда алып чыкканнар иде. Бу юлы ит түләвенә кәҗәне алырга исәпләре. "Алга таба ничекләр яшисе булыр", дип борчыла хатын. Ә уллары кәҗә тор­ган сарайга чыгып, кә­­җәнең мөгезләренә тотыналар. Вәкил балаларны тибәреп, кәҗәне бау бе­лән эләктермәкче бу­ла. Кечкенә Сөгъдә Вәкил­нең кулына тешлә­рен батыра. Тегесе, авырту­га чыдый алмыйча, акы­рып, кәҗәне ычкындыра. Комиссия әгъзалары Оркыяга балаларын алыр­га куша. Хуҗабикә: "Ни­чек мин аларны соңгы ризык­ларыннан мәх­рүм итим? Колхоз түләсә, мин тү­ләрмен. Зинһар калдырыгыз! - дип ялвара.

1950 елда Мәхмүт ар­мия хезмәтенә алына. Сөгъдәне ФЗО мәк­тә­бенә җибәрәләр. Ке­ме­­рово шахтасын­да таш­күмер чыгара. Ан­нан ар­миягә китә. Ләкин озак хезмәт итә алмый. Авыру сәбәпле госпитальдә дә­валаганнан соң, сә­ла­мәтләнеп җитмәгән көе авылга кайтаралар. 1954 елда Мәх­мүт бе­лән Сөгъдә Усад авыл ху­җалыгын механи­­ка­лаш­­тыру мәктәбе­­нә укыр­­га кереп, бер ел­дан киң профильле меха­низатор таныклыгы алып чы­галар. Кызыл Юл МТС­ында эшкә урнашалар. Механизатор һөнә­рен яңа үзләштерүчеләр­­гә ди­­ректор башта иң ис­ке трак­торларны би­рә. 1958 елда МТС­лар үзгәртеп корылгач, техниканы кол­хозларга саталар. Колхозда хезмәт­кә түләү түбәнәйсә дә, механизаторларга бары­бер өс­­тен­лекләр сакла­на. Эш­­ләгән тормыш алып ба­­ру өчен яраса да, йорт төзүгә җитәрлек булмый.

Абыйсы өйләнеп бер ел үткәч, Сөгъдә дә өйләнә. Һәм ике яшь пар язылып, Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерергә чыгып китәләр. Кустанай өлкәсенең киң далаларында эшләп күп мактау­ларга лаек булалар. Ә хатыннары сыер саву алдынгылары буларак дан казаналар.

Сәламәтлеге какшаган әниләре балаларын үз янына чакыра. Мәхмүт авылга кайтып гаиләсе белән йорт җиткерә. Иң абруйлы механизатор була. Әмма 40ны тутыра алмыйча, әнисен, хатыны белән кызын калдырып бакыйлыкка күчә.

Реклама

Сөгъдә хатыны Тәнзилә һәм кызы Тәслимә бе­лән Казанның Север­ный бистәсендә йорт җит­ке­зеп, шәһәр кешесенә әй­ләнәләр. Тәнзилә за­водка эшкә урнаша. Сөгъ­дә зур машинада йөртү­че булып эшли. Соң­рак электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнә­рен үз­ләштереп, лаеклы ялга чыкканчы автохуҗалыкта хезмәт куя. Кызлары ире Илдус белән ике кыз үстерделәр.

Гаиләгә төрле авырлыклар кичерергә туры килә. Пенсиягә чыккач яңабаштан матур, та­ту тормыш башлана. Авыл­дагыча терлек асрап, бакчада төрле яшелчәсен, җимешен үстереп сатып, мул тормышта яшәде­ләр. Балаларына, оныкла­ры­на яхшы терәк булдылар. "Вафа мәчете" эшли башлаганнан җомга намазын калдырмаган Сөгъдәне кал­дырып, дүрт ел элек хәләле Ходай хозурына күчте. Тәнзилә­гә ике яшь тулганда 27 яшьлек әтисе Хәким­җан, беренчеләрдән бу­лып, һәм 1941 елның 20 сентябрендә һәлак була. Уналты яшендә әнисен югалта. Әтисе киткәч туган кызга ул вакытта унөч яшь. Ятим калган ике кыз тормышның бөтен авырлыгы белән очрашалар. Дәүләттән ярдәм юк. Кызларны сарыклар тәрбияләргә фермага бер­кетәләр һәм таякка эш­ләтәләр. Яшәү чыганагы - шәл бәйләп сатуда.

Унтугыз яше тулганда Тән­зилә киләчәген Сөгъ­дә белән бәйләргә ри­залаша. Бик күп кы­ен­лык­лар аша узарга туры килсә дә сабыр булды. Беркайчан да зарланмады. Гомере буе кешеләргә гел яхшылык кына эшләү аның яшәү рәвеше булды. Аның белән аралаш­­кан­нар гел сагынып искә алалар үзен. Олысы-кечесе аңа ышанып эч серләрен бушата иде. Чөнки аңа сөйләнгән сер урамга чыкмый. Ә киңәшләре тәҗ­рибәле психологны­кы сыман. Нәкъ менә аның киңәшен тотып, бистәнең күп гаиләләре таркалмыйча калды.

Сөгъдәнең яше сиксәнгә якынлаша. Мөмкин булганда һәрчак, бигрәк тә җәйге айларда, җомга намазыннан соң үз маши­на­сында Чембу­лат зира­тына кайта. Ан­да әни­сенең, абыйсы­ның, якын­нарының каберлә­рен бар­­лый, догаларын укый. Тән­зиләсе каберен­дә, җәй буе, сулар сибеп, чәчәкләр үстерә. Очраган саен аны юксынуын, сагынуын әйтеп күңеле йомшара. Олы кешенең күз яшьләрен күрү җиңел түгел. Тәнзилә кебек сабыр булырга кушам. Ә ул: "Ничек сагынмыйм? Мин бит чирле идем. Ашкай­нату системамны армия­дә дә дәвалый алмадылар. Ул терелтте. Мин кайнар һәм бик усал идем. Ул түзде. Мин киләчәк турында уйламыйча бүгенге көн белән генә яши идем. Ул мине яшәргә өйрәтте һәм оҗмахта яшәтте. Мин аның кадерен пенсиягә чыккач кына белә башладым. Үкенәм, ник өйлән­гәч үк аны аңламадым? Фәрештә булган бит ул минем Тәнзиләм.

Авырлыклар китермә­гән булсам әле дә исән булыр иде. Ул мине тәрбияләмәгән булса, күп­тән гүр иясе буласы идем. Мин аның гомерен яшим. Кайтарып булса икән үткән гомерләрне..."

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: