Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камаева Лилия иҗаты

Күңгәр мәктәбенең X сыйныф укучысы Лилия Камаева "Таян Аллага!" конкурсының "Балалар иҗаты" номинациясендә катнашып, махсус призга лаек булды. Аның иҗат җимеше белән таныш булыгыз. Куркыныч хикәя - тыңласаң Бер телем икмәккә тилмереп Яшәгән чор булган ул чакта. Өстенә кияргә кием юк, Аякка кияргә чабата. Әбием мәктәпкә йөгерә, Яланаяк нәни бер...

Күңгәр мәктәбенең X сыйныф укучысы Лилия Камаева "Таян Аллага!" конкурсының "Балалар иҗаты" номинациясендә катнашып, махсус призга лаек булды. Аның иҗат җимеше белән таныш булыгыз.

Куркыныч хикәя - тыңласаң

Бер телем икмәккә тилмереп

Яшәгән чор булган ул чакта.

Өстенә кияргә кием юк,

Аякка кияргә чабата.

Әбием мәктәпкә йөгерә,

Яланаяк нәни бер кызчык.

Күшеккән аяклар җылынмый -

Тилмерә әбием бик озак.

Укырга килүче балага

Бер чүмеч аш бирә "хөкүмәт",

Өйдә аш ишәя казанда,

Шулай җан асраган... Нишләмәк?

Әбием сөйли үз язмышын,

Куркыныч хикәя - тыңласаң.

Өстәлебездә - туй ризыгы,

Өстә - затлы кием, аңласак.

Бабамнар, "Ил", диеп башларын

Салганнар дәһшәтле сугышта.

Аллаһка шөкер, дип алыныр.

Без сулаган һәрбер сулышта,

Ә әбием сөйли дә сөйли...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев