Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камаллылар Бәрәскә сәхнәсендә

2007 елның 19 феврале һәм менә 2014 елның 11 феврале. Авылыбыз мәдәният дөньясында истәлекле көннәр. Бәрәскә мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Чөнки бу көнне кыска гына иҗат гомерендә Галиәсгар Камал исемендәге театрның искиткеч бай тарихында җуелмас мирас калдырган олпат сәнгатькәр, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, авылдашыбыз...

Кичәгә Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин (бабасы Бәрәскәдән), Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев (әтисе Өшкәтәдән), Илдус Габдрахманов, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова (Бәрәскәле), Ләйсән Рәхимова, Кәрим Тинчурин исемендәге театрдан авылдашыбыз Марсель Җаббаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Мәсгуть Имашев кайтты.
Кичәдә Бикчәнтәевләр йолдызлыгы вәкилләре Наилә Гәрәева, Фәрит Бикчәнтәев, Люция Хәмит, Йосыф Бикчәнтәев чыгышларын авылдашлар бик җылы кабул итте. Рәфкать абый турындагы истәлекләре белән Мәсгуть Имашев, Хәлим Җәләлов, Илдар Хәйруллин, Марсель Җаббаров уртаклаштылар. Алар җанының бар җылысын театрга багышлаган остазларын олы хөрмәт белән искә алдылар.
Истәлекләр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары, Камал театрының үз артистлары, Бәрәскә урта мәктәбенең драмтүгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Авылдашыбыз Зөлфирә Зарипованың җырлавы, Мәсгуть Имашевның спектакльгә язылган җырларын башкаруы, мәктәп укучысы Радик Шәрәфиевнең "Әткәй" күпере җыры күңелләрне әсир итте.
Рәфкать Бикчәнтәев катнашындагы спектакльдән, Муса Җәлилгә багышланган фильмнан экранда күрсәтелгән өзекләр аның сәхнә өчен генә яратылган талантлы шәхес булуына дәлил.
Кичәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе райондашыбыз Луара Шакирҗан, йөрәкләргә үтеп керә торган итеп сөйләп, бик тәэсирле итеп алып барды. Кичә ахырында Рәфкать Бикчәнтәевнең сеңелесе Флера ханым, абыйсын яратып искә алып, Наилә апа, улы Фәрит һәм килене Люция, оныгы Йосыф иҗатын югары бәяләде. Кичәне хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин йомгаклап, олы рәхмәтен җиткерде. Шундый мөмкинлек тудырган өчен Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә авылы тамашачылары үзеңә дә рәхмәтле, Илгиз энем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев