Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камералар гаделлекне арттырырмы?

Киләсе атнадан Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Күпләрнең тынычлыгын алган БДИ ел саен эчтәлек ягыннан гына түгел, аны тапшыру кагыйдәләре буенча да катлаулана бара. Агымдагы ел да искәрмә түгел. Показать полностью.. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын иң элек имтихан тапшыру пунктына металл эзләгеч җайланма ярдәмендә тикшереп кертәчәкләр. Алар республиканың 101 имтихан тапшыру...

Киләсе атнадан Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Күпләрнең тынычлыгын алган БДИ ел саен эчтәлек ягыннан гына түгел, аны тапшыру кагыйдәләре буенча да катлаулана бара. Агымдагы ел да искәрмә түгел. Показать полностью.. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын иң элек имтихан тапшыру пунктына металл эзләгеч җайланма ярдәмендә тикшереп кертәчәкләр. Алар республиканың 101 имтихан тапшыру пунктында урнаштырылачак. Һәр пунктта видеокамера эшләячәк. БДИ тапшыру пунктларының 35ендә исә имтихан оnline режимда узачак, ягъни аны теләгән кеше карый алачак. Имтихан барышын Рособрнадзор, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм җирле вәкилләр күзәтәчәк. Ничек уйлыйсыз, яңа кагыйдәләр БДИда гаделлекне арттырырмы? Данил Мостафин, Та­тарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары: - Быел Татарстанда 20,4 мең укучы Бердәм дәү­ләт имтиханы тапшыра. Барлык имтихан тапшыру пунктларында металл эз­ләгеч җай­лан­малар торачак. Хәзерге вакытта аларны урнаштыру, монтаж һәм тикшереп карау эшләре бара. Имтихан тапшыручы уку­чы иң элек металл эз­ләгеч җайланма кысасы аша үтә. Сигнал була калса, полиция хезмәткәр­ләре аннан үзе белән булган металл җайланмаларны чыгарып салуны сораячак. Укучы күрсәтүдән баш тартса, имтиханга кертелми. Бу оч­ракта аны беркем дә өстәмә тикшереп тормаячак. Ви­део­камералар имтихан тапшыручыга да, аларны кү­зәтүчеләргә дә комачау итми. Шул рәвешле имтихан гадел шартларда узачак. Марат Лотфуллин, мәгариф белгече: - Бу кагыйдәләрнең, һич­шиксез, файдасы булыр. Имтиханнарның гадел шарт­ларда узуы белем сыйфатын күтәрүдә зур роль уйный. Ләкин, миңа калса, бу гына җитми. Имтиханнарны уздыру вәка­лә­тен Мәгариф министр­лыгыннан алырга кирәк. Әйтик, машина йөртү таныклыгын алу өчен мәк­тәпләрдә укытсалар да, укучы бит имтиханны башка җирдә тапшыра. Монда да шул ук хәл. Министрлык үзе укыта, үзе үк имтихан да ала. Алай ярамый. Мо­ның өчен махсус орган булырга тиеш. Мәктәп укучысы - ул инде ике айдан эшкә урнаша алырлык кеше. Шуңа күрә ул мондый кагыйдәләр алдында югалып калыр дип тә куркасы юк. Быелгы имтихан га­делрәк шартларда үтәр дип саныйм. Гадел шартларда үтсен өчен, мораль якны да җайга салып, җәм­гыятьнең карашын үз­гәртергә кирәк. Римма Гатина, "Мә­гариф" журналы хезмәт­кәре: - Бу кагыйдәләрнең асы­­лы укучы имтиханда күчер­мәсен өчен эшләнә дип аң­латыла. Шуңа да бу таләп­ләрне кирәк дип саныйм. Кешенең табига­тендә үк ниндидер йомшак­лык бар. "Эшләмә" диюеңә карамас­тан, аның эшләп тә куюы бар. Мондый конкрет ка­гый­дәләр булганда исә ке­шенең башка чарасы юк. Укучы имтиханга үзе белән телефон алып керә икән, димәк, аның ниндидер уе бар. Видеокамералар да кирәк. Ник дигәндә, елның елында БДИ буенча җән­җал­лар бик еш чыгып тора. Камера яздырганнарны инде кире кагып булмый. Бу материал, имтихан нәти­җәләре белән риза булмыйча, апелляциягә биргән ата-анага дәлилләү өчен дә кирәк булачак. Шуңа бу кагыйдәләрне артык кырыс димәс идем. Быелгы БДИ гадел шартларда узар дип ышанасы килә. Гөлсәһирә Гыйниятуллина, Казан шәһә­ре­нең 155 нче гимна­зия­се татар теле һәм әдәбияты укытучысы: - Әлеге кагыйдәләрне кабул итә алмыйм. Аларны керткәнгә карап кына бернинди үзгәреш тә булмаячак. Моңа кадәр ничек күчерсәләр, быел да, алдагы елларда да шулай күчерә­чәкләр. Хәзер балаларның күбесе Интернетка куелган материаллардан җавапны алдан ук белеп бара. Бер генә мисал: минем бер укучым бишенче сыйныфтан бирле "өчле"гә укыды, ә БДИны "бишле"гә язып чыкты. Монда нинди гаделлек турында сүз булырга мөм­кин? Мин, гомумән, БДИга каршы. Укучы үз белемен комиссия алдында һәм вузда күрсәтергә тиеш. Гүзәл Инсапова, Баулы районы Кызыл Яр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы: - Мәҗбүри фәннәрдән тыш, җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачакмын. Бик дулкынланам. Яңа кагыйдәләр бик куркыта. Миңа калса, ул укучы кичергән стрессны тагын да көчәйтәчәк. Икенче яктан караганда, мондый катгый таләпләр кирәк тә кебек. Чөн­ки кемдер имтиханны "шпо­ра"дан күчереп биреп чыкса, икенче берәү аны бер­нинди чыганаклардан файдаланмыйча тапшыра. Бу күренеш имтиханны үз тырышлыгы белән ерып чыккан укучы күңеленә тия, билгеле. Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев