Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камералар куелачак

2018 елда күп фатирлы йорт яны территорияләрендә, халык күпләп җыелган урыннарда куелган барлык камералардан карап булу мөмкинлеге күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. "Татарстанда халык иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Җәмәгать урыннарында, күп фатирлы йорт яннарында һәм гражданнар күпләп җыелган...

2018 елда күп фатирлы йорт яны территорияләрендә, халык күпләп җыелган урыннарда куелган барлык камералардан карап булу мөмкинлеге күздә тотыла.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

"Татарстанда халык иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Җәмәгать урыннарында, күп фатирлы йорт яннарында һәм гражданнар күпләп җыелган урыннарда 52 мең видеокамера куелган. Татарстан Республикасы геопорталы базасында реаль вакыт режимында камералардан карау мөмкинлеге бирә торган система эшләнгән. Бүген бу системага 23 мең видеокамера кертелгән, аларның 1600 нән реаль вакыт режимында карап була. 2018 елда күп фатирлы йорт территорияләрендә халык күпләп җыелган урыннарда куелган барлык камералардан карау мөмкинлеге ниятләнә", - дип белдерде тармак министры.

Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, видеомониторинг системасы үсеше концепциясе нигезендә, муниципаль берәмлекләрдә күп фатирлы йорт яны территорияләрен камералар белән җиһазлау буенча эш алып бара. Министр әлегә республикада 13 мең күп фатирлы йортның 38 проценты гына видеокамералар белән тәэмин ителгәнен әйтте. "Бу эш төрле районнарда төрлечә үткәрелә. Мисал өчен, Актаныш, Сарман районнарында бу эш инде тәмамланган", - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев