Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил Сәмигуллин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады

Бәрәкәт һәм иминлекләр теләп, ул республика халкына үзенең Инстаграммдагы Kamil Samigullin (@kamilhazrat) рәсми битеннән мөрәҗәгать итте. (Казан, 30 август, "Татар-информ").Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Республика көне белән котлады. "Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! -...

Бәрәкәт һәм иминлекләр теләп, ул республика халкына үзенең Инстаграммдагы Kamil Samigullin (@kamilhazrat) рәсми битеннән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 30 август, "Татар-информ").Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Республика көне белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! - дип мөрәҗәгать итә ул ватандашларга үзенең Инстаграммдагы рәсми битеннән. - Елдан-ел республикабыз икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә яңа үрләр яулый бара. Безнең төбәк халыкара спорт чаралары, фәнни конференцияләр аша дөнья күләмендә таныла. Әлбәттә, бу Татарстан җитәкчелегенең тырыш һәм үрнәк эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләре рухи яктан ныгырга, үзләренең дини традицияләрен сакларга омтылалар. Алга таба да Татарстан Россия алгарышына, аның берлеген саклауга һәм рухи яктан үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам.

Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә насыйп итсен. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147380/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев