КАН ТАРТМАСА ДА, ҖАН ТАРТА
"Бездә үрнәк гаиләләр күп, шуларның берсе - Әхмәтхановлар", - диделәр Күңгәр авыл җирлегендә.
Әлеге үрнәк гаилә Югары Шашы авылында гомер итә. Гаилә башлыгы Зәкәрия абый "Күңгәр" хуҗалыгында эшли, ә җәмәгате Гөлзидә апа Күңгәр мәктәбендә укыта.
- Моннан 6 ел элек гаиләбезне тагын да түгәрәкләндерү максатыннан тәрбиягә бала алырга уйладык, - дип башлады сүзен Зәкәрия абый.
Уйлашып, киңәшкәннән соң, 2007 елның 23 маенда, балалар йортыннан бертуган Равил белән Равиләне алып кайталар. Аларга карап кан тартмаса да җан тарта икәнлегенә инанасың - әти-әниләренә бик нык охшаганнар.
- Кайтуга ук безне якын иттеләр, ә без алардан башка тормышны күз алдына китерә алмадык, - ди ана бәхетле елмаеп.
- Бер-беребезне чит-ят дип уйлап та караган юк, үзебезнекеләр алар, - дип өсти Зәкәрия абый.
- Бер-берегезгә ияләнү бик җиңел булмагандыр? - дим.
- Киресенчә, озак та үтмәде, эч серләре, истәлекләре белән уртаклаша башладылар, - дип сөенәләр.
Равилә - олысы, бирегә кайтканда I сыйныфны тәмамлаган булган, ә Равил аннан кечерәк. Бераз вакыт узгач, Равилә: "Беренче көнне өйгә кайткач, түгәрәк өстәл артына утырып чәй эчтек. Әби дә безне кочак җәеп каршы алды. Равил генә балалыгы беләндер инде, тик утырмады. Шуннан мин берегезгә дә сиздемичә, тик утыр инде, алайса кире илтеп куялар бит, дип, аңа төрткәләп алдым", - дип сөйләгән иде.
Равил дә икенче көнне бакчага чыккач, анда рәт-рәт тезелгән карлыганнарны, яшелчә түтәлләрен, җиләк-җимеш агачларын күреп, мөгаен бик әйбәт гаилә булыр бу, дип уйлаган. Әле:
- Баштарак йокыдан уянгач, төш кенә түгелме икән бу, дип куркып, кулымны чеметеп карый идем, - ди.
Сүз дә юк, тормышлары җитеш. Гадәти авылныкы белән чагыштырсак, шактый яхшы дип бәяләргә була. Хәер, гаилә күркәмлегендә беренче планга әти-әнинең җылы мөнәсәбәтен куярга кирәк. Әнә бит беравыздан:
- Баланы чын күңелдән яратырга кирәк, - диләр.
- Малай белән бергә балыкка баргалыйм, күңелле... Икесенә дә кирәк-яракны алып торабыз, әнә, "скоростной" велосипедлары да бар, - ди әтиләре.
- Балаларны сүккәнегез бармы соң, ничек кабул итәләр, - дип кызыксынам.
- Әледән-әле тәртипкә чакырулар була инде ул, аңлыйлар, тамчы да үпкәләмиләр, - ди Гөлзидә апа.
Шул сүзләрне исбатлагандай, Равил йөгереп килеп, әнисен кочаклап, үбеп алды.
- Биология, математиканы бик яратам. Спортны да үз итәм - көрәш, баян түгәрәкләренә йөрим, - ди. VII сыйныфта укучы Равилә дә:
- Ә мин "ГИА"га әзерләнәм. Гитарада уйнарга өйрәнәм, - ди.
- Системалы укысалар, шөгыльләнсәләр, булдыралар, бик сәләтлеләр - диләр әти-әниләре.
Менә шундый гаилә. Тату, бердәм, күп яктан башкалар өчен үрнәк булырлык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 20:20Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.4700
-
19 гыйнвар 2021 - 18:03Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.7800
-
19 гыйнвар 2021 - 17:05Татарстанлылар авыл ипотекасы буенча түләү өчен ана капиталын куллана алалар Авыл ипотека буенча кредитның максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итә.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 14:55Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте «Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.7200
-
19 гыйнвар 2021 - 14:402020 елда ТР алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исемлегенә керде Республика программасы ярдәмендә узган ел 400гә якын өлешче хокуклары торгызылды.5400
-
19 гыйнвар 2021 - 14:25ТР Дәүләт торак фонды 2021 елда социаль ипотекага кертелгән яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга тагын да киңрәк мөмкинлекләр бирә.5900
-
19 гыйнвар 2021 - 14:10Татарстанда капиталь ремонт, ФАПлар һәм юллар: 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум үзләштерелгән.5100
-
19 гыйнвар 2021 - 13:30"Вакцинация миллионлаган гомерне саклап калачак" : Борис Менделевич коронавируска каршы прививка ясаткан «Фазалар арасында кәеф гадәттәгечә узды»6600
-
19 гыйнвар 2021 - 13:05Кадимовларны котлыйбыз! ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган "Туган авылым" Республикакүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.10100
-
19 гыйнвар 2021 - 10:55«Республика йөзләре» циклында беренче күргәзмә Минтимер Шәймиевкә багышлана Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылачак күргәзмәдә архивтагы сирәк материаллар, Шәймиевнең шәхси архивындагы видео- һәм фотоматериаллар була.4500
-
19 гыйнвар 2021 - 10:30«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.11600
-
19 гыйнвар 2021 - 09:30Груничев транспортта йөрү өчен түләүнең кискен артуын булдырмаска тәкъдим итте ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан пассажир йөртүчеләренең җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүне арттыру турындагы үтенечен шәрехләде.5400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.14800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32100
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.12500
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.33500
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.26500
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.24400
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.20500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика