Әтнә таңы

Канат

Институтка беренче талпынышта ук эләгә алмадым. Болай үземчә белемем дә җитәрлек кебек иде, югыйсә, дип чамалыйм. Профессормы, доцентмы биологиядән билеттагы сорауларга җавапларны тыңлап бетергәч, өстәл астыннан каз канаты чыгарып күрсәтте дә: «Син, дустым, әйт әле, канатта ничә каурый бар?» Өстәмә сорау янәсе. Мин үзем авыл малае, әни каз да асрый....

Реклама

Институтка беренче талпынышта ук эләгә алмадым. Болай үземчә белемем дә җитәрлек кебек иде, югыйсә, дип чамалыйм.
Профессормы, доцентмы биологиядән билеттагы сорауларга җавапларны тыңлап бетергәч, өстәл астыннан каз канаты чыгарып күрсәтте дә: «Син, дустым, әйт әле, канатта ничә каурый бар?» Өстәмә сорау янәсе. Мин үзем авыл малае, әни каз да асрый. Суйган да бар. Әмма аларның җанын кыярга никтер кызганам.
Әйе, әлеге профессормы, әллә чуртыммы, миңа әлеге дә баягы каз каурые турында сорау бирде. Кем санаган аны? Шулай да бер җыр истә калган:
Каз канаты каурый-каурый,
Каз канатын җил саный...
Бик тә шул җырны әйтеп бирер идем лә, ул бит хуҗа, ә мин кем соң? Шул җырны мин әйтә алмыйча, ә ул авыл хуҗалыгында кошлар буенча баш белгеч булгангадырмы, мин каз канатында ничә каурый икәнен белә алмый калдым. Я син әйтеп кара, яшьти, барлык казларда да бертөрлеме ул, әллә берсендә артык, икенчесендә кимме?
Әнә шулай педның биофагына эләгә алмагач, киттем строительныйга. Аллага шөкер, имтиханнар бетеп җитмәгән, теге әлеге дә баягы "каз канатларыннан" алып килгән чыныгу үзенекен иткәндер, бер-ике­не өстәп тагын сынадылар да Аллаһы әкбәр, мин студент. Шулай тулай торакта яшәп, ярты гомер үтеп тә китә язган. Мин строительныйны бетергән елны дөньялар кинәт үзгәреп китте. Югыйсә, алар биргән юллама буенча мин әлеге дә баягы әллә нинди Уренгой газ үткәргечендә компрессорлар өчен бина салдырырга тиеш идем бит. Эшкә китәм дип торганда кинәт, институтның тулай торак бүлмәсендә бергә кандала симерткән Гапуш очрады. "Кая барасың?" - ди бу, май аедай көләч йөзен күрсәтеп.
- Ник, дипломны бергә алдык ич, Габдуллаҗан?
- Әй, җүләр, анысы дөрес, ә ул газ үткәргечне Казанның, яки Әтнәнең үзендә дә салып булмыймы? Ахмак син, анда китеп, акча эшләрмен дип уйлыйсыңмы, тот капчыгыңны? Иртәгедән башлап бергә эшлибез. Син иртән сәгать сигездә шушы урында бул, аяк астыңа кара, бер карыш уңга-сулга ялгыша күрмә. Үзеңне килеп алырлар. Мин шактый гына ботинкаларым белән баскан асфальтның кайсы ягы бер карыш, кайсы ягы ярты икәнен чамалап тордым. Шулай да ярым-йорты акыл белән чамаладым бугай, теге Гапуш дөрес сукалый: мин Уренгойга китеп Американы гомердә дә ача алачак түгелмен. Иртәгесен, нәкъ Гапуш әйткән сызыкта тора идем. Шулчак мин төсен белмәгән машина туктап, аннан әлеге яшьти янына утырып китеп бардым. Теге Габдуллаҗан мине ниндидер ОАО дигән бер төзелеш эшләре башкаручы оешмага өлкән прораб итеп эшкә урнаштыр­ды. ОАО дигәне - оялаган алдарлар оешмасы икән, анысын соңыннан белдем. Әйе, сез сорарсыз инде, синең эшең нидән гыйбарәт иде соң дип? Әй, Алла, бөтен эш шуннан мәшгуль: килгән машинаны санап кертәм дә, бусын менә шунда бушатыгыз, теге измәне тегендә илтегез дип имән бармак белән күрсәтеп торам. Дөресен әйткәндә, без шәһәрнең әлеге дә бая­гы яңа түрәләренә, минем авылда яшәп ятучы әнием әйткәнчә, кәттиж төзибез.
Шулай бер көнне бер "Мерс" килеп туктады. Шуннан бер эшләпәле кеше пәйда булып, ишектән чык­ты. Ул тонган күзләрен як-якка тәгәрәтеп йөртеп алгач, телгә килде: «Минем, килешү буенча, йорт шушында булырга тиеш иде. Сез әйтә алмассызмы, фәләненче номерлы урын иде ул?» Минем бу кешене кайдадыр күргән бар шикелле булып китте. Я, Хода, бу бит кайчандыр каз канатындагы каурыйларны санаткан теге... теге профессор түгелме соң?
Ул дәвам итте:
- Төп бинасы, ике канатлы флигеле булган өй булырга тиеш иде ул, план буенча.
Мин дә гәүдәмне төз тотып, нәкъ теге вакыттагыча аның каршында үрә катып:
- Ике канатлы дидегез, әфәндем, әмма ничә каурыйлы иде соң ул? - дип сорадым.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: