Әтнә таңы

Кар да кар...

Карлы көн (*Snow day) Җил дә җил... (М. Әгъләмов) Кар да кар... Бүген дөньяның Аклыкка туйган чагы... Котылудан мәгънә бармы Көрт күмсә каланчаңны? Сукранулы, сокланулы Кар белән изгән-баскан... Бер гомердә ничә буран Үтелгән икән баштан? Кар да кар... Бүген дөньяның Аклыктан туйган чагы... Ак буранны сылтау итеп, Акылын җуйган чагы......

Карлы көн (*Snow day)
Җил дә җил...
(М. Әгъләмов)


Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыкка туйган чагы...
Котылудан мәгънә бармы
Көрт күмсә каланчаңны?

Сукранулы, сокланулы
Кар белән изгән-баскан...
Бер гомердә ничә буран
Үтелгән икән баштан?

Кар да кар... Бүген дөньяның
Аклыктан туйган чагы...
Ак буранны сылтау итеп,
Акылын җуйган чагы...

Реклама

Гөлүсә Батталова

Һава торышы шушы шигырьдәгечә булырга охшаган, дуслар.

Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә.

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.

Бу көннәрдә Татарстанда температура -3..+2 градуска күтәрелә. Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: