Әтнә таңы

Әтнәләргә “кара тамга“ салган яра

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да зурлап, матур итеп үткәреп җибәрдек. Сугыш һәм тыл ветераннарын зурладык, сугышта башларын салган күп миллионлы ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алдык. Илсур Шакиров, Фәридә Филатова Сугышта үлгән, хәбәрсез югалган сугышчыларның, дошман басып алган территорияләрдә фашистлар тарафыннан үтерелгән тыныч халыкның санын төгәл әйтеп бирүче юк һәм...

Реклама

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да зурлап, матур итеп үткәреп җибәрдек. Сугыш һәм тыл ветераннарын зурладык, сугышта башларын салган күп миллионлы ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алдык.
Илсур Шакиров, Фәридә Филатова
Сугышта үлгән, хәбәрсез югалган сугышчыларның, дошман басып алган территорияләрдә фашистлар тарафыннан үтерелгән тыныч халыкның санын төгәл әйтеп бирүче юк һәм булмастыр да. Кайвакыт сугышка кадәр ил күләмендә үткәрелгән сәяси репрессия­ләрдә миллионлаган халыкны, аның аңлы, эшлекле катлавын Кызыл Армиянең сугышларда чыныгу алган тәҗрибәле командирларын юк итү махсус эшләнмәде микән, дигән уй да килә. Сәяси репрессияләрдә андый зур корбаннар булмаса, күпме ватандаш кулларына корал тотып туган илне саклаган булыр иде, җиңү дә тизрәк килер иде.
Репрессия корбаннары булып сугышта катнаша алмаганнар безнең авылда да булган: Вәлиев Шәрип, Исмәгыйлев Мәрдән, Сабиров Абдуллаҗан, Низамов Галәү, Гәйнетдинов Йосыф( генерал, Кавказ арты хәрби трибуналы карары белән 1938 елда атып үтерелә). Шуларның берсенең, гаиләсенең язмышына киңрәк тукталасы килә.

Шәрип абый
Аның турында "Хәтер китабы"нда менә ниләр язылган: "Вәлиев Шәрип Вәли улы, 1899 елда Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туган. Татар. 5 баласы булган, слесарь, Әтнә МТСы. 1930 елда раскулачивать ителгән. 06.07.41 кулга алынган,08.12.41 Җ.К6 58-10м (2 бүл) буенча хөкем карары: 10 елга ирегеннән мәхрүм итү, 5 елга хокукларын чикләү. 1943 елда Екатеринбург шәһәрендә вафат булган.26.10.92 елда акланган". Бөтен бер кеше гомере әнә шул берничә юлга сыйган. Әмма бер гаепсезгә өеннән, гаиләсеннән аерып хөкем ителгән, Әтнә генә түгел, күрше районнарда да оста кулы белән дан тоткан Базарный Шәрипкә салынган кара тамга аның балаларының язмышын да бөтенләй икенче юнәлешкә кертә.
1941 елның җәе. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китәргә тиеш булса да, МТС җитәкчелегенең үтенечен исәпкә алып, хәрби комиссариат Шәрип абзыйны берничә атнага калдырып торырга була. Әнә шул кичектерү аның гына түгел, бөтен бер гаиләнең язмышын челпәрәмә китерә.
Сугыш башланганга ике атна вакыт узган. Тимерчелек алдында җыйналган халык фронт хәбәрләрен уртаклаша. Бер читтәрәк 16-17 яшьлек үсмерләр, кайберләре бераз салмыш. Араларыннан Габделнур исемле бер "акыллысы" сугышка китәргә хәбәр көтеп йөргән ике егеткә вакытлыча калып торуның серләрен өйрәтә : "Шушы актка кул куйсагыз, шаһит итеп чакыртып йөртерләр. Байтак вакыт узар, бәлки аңарчы сугыш та бетеп куяр"... "Татар башын татар ашый" әйтеме юктан гына килеп чыкмаган шул. Аңнары аракы сөреме белән томаланган ике егетне юмалап тәки имзаларын куйдырта ул. Шулай итеп Шәрип абыйның язмышы хәл ителә. Ике көннән аны Әтнә эчке эшләр бүлегенә илтеп ябалар. Суд булганын көтеп Әтнәдә, Дөбьязда, Казан төрмәләрендә 8 ай утыра ул. 1942 елны яманаты чыккан ГУЛАГ та каршылый. Элек тә ашказаны белән интеккән Шәрип абый аның газапларын күтәрә алмый, 1943 елда вафат була.
(Дәвамы бар).
Мәймүнә апа
Иң олысына -11, иң кечесенә 2 яшь булган биш кызчыгын- биш шатлыгын, биш кайгысын итәгенә җыеп калган хатынның күңел халәтен үзе дә шул хәсрәт аша үткән кеше генә кичерә ала торгандыр. Җитмәсә, иң кечесе, әтисенең малай туа дип көтеп тә, кыз булуына карамастан, иң яраткан Резидәсе "әти кая" дип тинтерәтә. Шәрибен алып киткәннең икенче көнендә үк 4-5 кеше килеп, йорттагы бар малны төяп чыгып китә. Үзеннән башка тагын биш баласына бары 16 килограмм арыш онын гына калдыралар. Бәхетенә, "Зингер" тегү машинасын яшереп калып өлгерә ул. Әнә шуның белән киндердән өс-баш тегеп, биш кызчыгын сугыш дәһшәтеннән дә , аннан соңгы авыр елларда да ачлыктан йолып кала. "Халык дошманы"ның хатынына колхозның иң авыр эшен эшләтәләр. Иренә булган бер судтан да калмый ул. Күңеле тулган чакларында" Синең аркаңда 35 яшемдә биш бала белән тол калдым",- дип стенадагы иренең фотосы белән сөйләшә. Кызлары өчен ул " аналарча назлы, аталарча каты" була. Шәрип абыйның акланган хәбәрен ишетә алмый Мәймүнә апа, авыр эштә ватылып алган тән яралары гына түгел, гомерлек җан ярасы да үзенекен итә - 1989 елда ул күзләрен мәңгегә йома.
Кызлар
Тәбәнәк кенә буйлы , йөзеннән беркайчан да елмаю китмәс Әлфия апаны авылда күпләр хәтерли торгандыр. Аны бездә иренең исеме белән "Мәгъсүм Әлфиясе" дип йөрттеләр. Тик тора белмәс, кайчан карама хәрәкәттә булган Әлфия апа озак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләде. Кызларның иң олысы буларак, авыр сугыш елларында да, аннан соң да таякның иң авыр башы аңа төшә. 7 сыйныф белем алганнан соң, балалар бакчасына тәрбияче һәм шул ук вакытта җыештыручы да итеп эшкә алалар аны. " Әлфия апа балаларга Кенәрдән чиләк- көянтә белән творог алып кайта иде. Ул югында балаларны пешекче Гарифҗанова Мәгьмүрә апа карап торды", - дип искә ала сеңлесе Резеда апа. Бакчада ул вакытта ике группа була. Берсенә колхозчы , икенчесенә хезмәткәр балалары йөри. Әлфиянең кечкенә сеңелләре Шадия белән Резеда да шунда. Хезмәткәр балаларына ипи бирмиләр, ул колхозчы баласына гына. "Мин әнигә кайтып елаганмын, апай миңа бер кабарлык та ипи бирми, дип. Әле дә хәтерлим, икенче көнне ике кабарлык ипи бирделәр, кешегә күрсәтмәскә куштылар", - дип тә өсти Резеда апа.
Көннәрдән беркөнне , "халык дошманы" кызы дип, Әлфия апаны эшеннән чыгаралар. Гаилә бернәрсәсез кала, акча да, ризык та булмый. Сугыштан аяксыз кайткан Гыйлемханов Нуретдин абый әниләренә райкомга барып карарга киңәш бирә. Елый-елый шешенеп беткән Әлфияне "Бала ата өчен җавап бирми, ата бала өчен җавап бирә", -дип тынычландырып кайтарып җибәрәләр. Эшкә алырга дигән боерык та чыгаралар. Изге күңелле кешеләр әнә шулай гаиләне ачлыктан коткарып калалар. Әмма аңа карап, алар "халык дошманы" балалары булудан туктамый, ул сүзне үзләренә ишеттерми генә әйтә башлыйлар.
Икенче бала булып туган Саимә апаның язмышына да ул "кара тамга" төзәлмәс тирән яралар сала. Кортчылыкта эшләгән Саимәгә карата баш кортчы Садриев Мәхмүт абый бигрәк тә кырыс кылана. Өйдәгеләрне ачлыктан коткарам дип, язгы ташуда өшегән бәрәңге, хайваннарга салам юллап, Әче (Кишет белән Мәңгәр арасындагы елга) суларында агып китеп тә исән кала кыз. Тик барыбер ачы язмыш үзенекен итә. Колхоз чиләген ялгыш коега төшереп җибәреп, шуны алам дигәндә аягын бик каты авырттыра. Әнә шулай 20 яшендә гарип кала. Аксак булуы Саимә апага бердәнбер мәхәббәтен дә кире кагарга мәҗбүр итә. Армиядән ялга кайткач, егет үзе белән китәргә үгетләп карый аны. Тик кыз ныклы карага килгән була - гарип килеш беркемгә дә кирәк булмам дип уйлый. Вәгъдәләшкәндә биргән фотосын да кире сорый. Бирми егет, "үлгәнче күкрәгемдә йөртермен", дип читкә чыгып китә . Өйләнә, гаиләсен булдыра. Ике елга бер кайтып киткәндә Саимә янына керми калмый. Андый чакта бик озаклап сөйләшәләр, яшьлекләрен искә алалар...
Саимә апа эчкерсез, саф күңелле кеше булып истә калган. Авылның яше- карты дини бәйрәмнәрдә дә, мондый вакытта да бакыйлыкка күчкәннәр рухына дога укысын дип сәдакасын , күчтәнәчен күтәреп, аңа бара идек. Вафат булуына күп еллар узса да, авылда аны җылы сүз белән, бик якын итеп искә алалар.
Биш кыз арасыннан бүгенге көндә бары төпчекләре Резеда апа гына исән. Югары уку йортын тәмамлап, Яңа Кишет авылында укытучы булып эшләгән, шул авылда үзенең гомер юлдашын очратып, гаилә корган Зәлфирә апа да, Казан шәһәрендә яшәп күп еллар "Шарико-подшипниковый завод" та эшләп лаеклы ялга чыккан Шадия апа да күптән вафатлар инде. Резеда апа исә аларның барысын да үз куллары аша үткәреп, соңгы юлга озаткан. Бүгенге көндә туган авылында, авыр елларда интегеп салган йортларында берүзе гомер кичерә. Кайчандыр аны, туганнарын " халык дошманы" баласы дип каккан авылына, авылдашларына үпкәсе юк аның. Әтисен төрмәгә җибәрттергән кешеләрне дә күптән гафу иткән. Тик бер сорау борчый аны - кем баласы ул? Ятим калган сугыш елы баласымы, әллә халык дошманы кызымы? Аңа акча да, хөрмәт тә кирәк түгел. Бары соравына җавап кына көтә. " Әгәр әти сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән булса, без дә фронтовик гаиләсе булып күкрәк киереп йөргән булыр идек. Мин дә сугышның 70 еллыгын сагыш белән түгел, шатлык белән каршылаган булыр идем", - ди Резеда апа.
Аның күңел халәте безнең өчен дә яхшы таныш. Резеда апа алдында без бераз гына "гаепле" дә кебек: безнең әтиләр, бабайлар гаепсезгә "халык дошманы" булып үлмәгән. Сугыш кырында хәбәрсез югалган гына...
Хәбәрсез югалганнарга да кырын караган заманнар булган безнең илдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: