Карантин туктатылды
Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов республиканың өч торак пунктында хайваннар арасында котыру авыруы килеп чыгу сәбәпле игълан ителгән карантинны туктату турындагы Указга кул куйды. Карантин игълан ителгән авыллар арасында Әтнә районының Чембулат авылы да бар иде. Әлеге документта карантинның әлеге авыруның соңгы очрагыннан соң ике ай узу һәм авыру кабат килеп...
Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов республиканың өч торак пунктында хайваннар арасында котыру авыруы килеп чыгу сәбәпле игълан ителгән карантинны туктату турындагы Указга кул куйды. Карантин игълан ителгән авыллар арасында Әтнә районының Чембулат авылы да бар иде. Әлеге документта карантинның әлеге авыруның соңгы очрагыннан соң ике ай узу һәм авыру кабат килеп чыкмасын өчен барлык профилактик чаралар күрелү белән бәйле икәнлеге турында әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев