Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карны кемнәр көрәгән? - республика газетасы яза

Бөтен җирне кар басты. Көрәп бетерә торган тү­гел. Ялгыз яшәүче әби-ба­байлар өйләреннән чыга аламы икән? Бу яктан Әтнә районындагы өлкән­нәрнең күңеле тыныч. Дәресләр беткәч, тимурчылар көрәкләрен күтә­реп килеп җитәрләр әле. Әтнә урта мәктәбендәге "Дулкын" укучылар оешмасы өлкәннәрне кайгырту, игелек кылу эше белән дә шөгыль­ләнә. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Мифтахетдинова...

Бөтен җирне кар басты. Көрәп бетерә торган тү­гел. Ялгыз яшәүче әби-ба­байлар өйләреннән чыга аламы икән? Бу яктан Әтнә районындагы өлкән­нәрнең күңеле тыныч. Дәресләр беткәч, тимурчылар көрәкләрен күтә­реп килеп җитәрләр әле.

Әтнә урта мәктәбендәге "Дулкын" укучылар оешмасы өлкәннәрне кайгырту, игелек кылу эше белән дә шөгыль­ләнә. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Мифтахетдинова уку­чылар белән әби-ба­бай­ларга булыша. Һәр атна саен башкарган эшләренә нәтиҗә ясыйлар икән. Пе­дагог-оеш­тыручы Алсу Хә­бибуллина исә, биг­рәк тә буранлы көн­нәр­дә: "Кар ява, әби-бабай­ларны онытмагыз!" - дип сый­ныф җитәкче­ләренең исе­нә тө­шереп то­ра. "Башта әби эзлибез. Аларны табу җиңел түгел. Социаль яклау бүлеге аша да мәгълүмат алабыз. Алар арасында балалары читтә яшәү­челәр дә, ялгызлар да бар. Безнең мәктәп ун өлкән кешегә шефлык итә. 11 нче сыйныф укучылары, БДИга әзерләнгәч, бу эштә катнашмый. Әмма чиш­мәне карап, төзеклән­дереп торалар. Укучылар кышын кар көрәсә, яз көне бакча җыеш­тыра. Өл­кән­нәр көне уңаен­нан, алар­ның туган көннә­рендә дә котларга онытмыйлар. Кә­газь җый­ган, ярмин­кә­ләр­дән кергән акчага күч­тәнәч алабыз", - ди ул.

Сүзгә тәрбия эшләре буенча урынбасар Динә Раиф кызы кушыла. "Әле менә Талия әби, укучыларга рәх­мәтен белдереп, газетага язган иде. Башкалар да белеп торсын дип, мактау сүзләрен мәктәп линейкасында укып күрсәттек. Ба­лаларның игелекле булып үсүе безгә бик мөһим. Әти-әниләр дә ризасызлык бел­дергәне юк. Шуңа күрә һәр җыелышны аларга рәхмәт әйтүдән башлыйбыз, - ди. - Без дә бала чакта укытучы булып, лаеклы ялга чыккан мәр­хүмә Хәят апага булыша идек. Сөйләшергә килегез дип чакыра иде ул. Бик күп истә­лекле фотолар биреп җи­бәрде. Шулай итеп, Нәкый Исәнбәт турында бай мәгъ­лүмат тупладык. Көз көне укытучылар элеккеге укыту­чының бакчаларын чис­тар­тып куйганнар. Үзе хас­таханәгә киткән булган. Ул кайтканчы, чүп­ләрен капчыкка тутырып, капка төбенә өеп куйганнар. "Кара әле, кем тау ка­дәр чүп чыгарган икән?" - дип юлдан аптырап кайтып килә икән. Тимурчы­ларның үзенә килгәнен бел­гәч, Әтнә балаларының гына эше бу дип, сөене­чен­нән утырып елаган. Элек балалар ки­беткә кирәк-ярак­ка йөри, су ташый, идән юа иде. Бу эш өч-дүрт ел элек тукталды. Чөнки социаль хез­мәткәрләр бар. Кай­берләре сөйләшеп утырырга гына чакыра.


- Укучыларны өйләренә кертергә теләмәгәннәр дә очрыймы? - дип сорыйм укытучылардан.


- Андыйлар да була. Аларның эшләрен үзләре сизмәгәндә генә башкарып китәләр. Элек тимурчылар шулай эшләгән бит. Соңын­нан күршеләреннән генә беләләр, - ди Алсу ханым.

- Балалар шәһәрдә тора, мин үзем генә яшим. Кулымны авырттыргач, укучылар ярдәме кирәк булды. Әтнә мәктәбе укучылары, нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынып кына тора. Шунысына да күңел була. Кайчак гозерем төшеп, үзем дә шалтыраткалыйм. Менә буран бөтен җир­не кар белән тутырды. Өйдән чыкмадым әле. Ба­лаларның күбесе мәктәпкә бармагандыр. Бәлкем, килеп тә җитәрләр. Атнага бер­ничә тапкыр хәлемне белешеп торалар, - ди 68 яшьлек Фәридә Йосыпова.


Әтнә укучыларының кү­ңеле - изгелектә. Ярминкә­ләр­дә катнашалар, Дәрвиш­ләр бистәсендәге балалар йор­­­тына киемнәр җыеп ил­тә­ләр. "Бервакыт 5 нче сыйныф укучысы Илназ Фәйзул­лин сәдакага дип 100 сум акча алып килгән. Парта артына уты­рып: "Уку елын "биш"кә ге­нә тәмам­ласам, әти-әнием исән-сау булса ярар иде", - дип тели икән, - дип сөй­ли Ди­нә ханым. - Кәгазь җыю­дан шактый акча керә. Иң күбесе 169 кило тапшырды. Казаннан белгеч­ләр кил­гән иде. Бөтен сыйныфның кә­газь бе­лән тулганын күреп, сез нин­ди гасырда яшисез, дип аптырадылар. Балалар көче бе­лән кергән акча мәк­тәп фон­дына тотыла. Әти-әни­ләр рөхсә­тен­нән башка аның бер тие­ненә дә кагылмыйбыз. Үз­лә­реннән дә акча җыймыйбыз".

Башка авылларда эш ничек оештырылган?

Күәмдә яшәүче 70 яшьлек Зөлфирә Йосыпова:


- Балалар Владивостокта яши. Укучылар килеп, кар көриләр, чишмәдән су ташыйлар. Кибеткә барып, ипи, чәй, шикәр алып кайталар. Булышыйкмы, дип сорап кына торалар. Кызлар идәннең тузанын суырта. Яз көне бакча казырга, бәрәңге төбен өяргә булышалар. Ат башын булса да тотып торалар. Үзем йөрим әле. Күчтәнәчкә вафли, печенье биреп җибәргәлим.


Илгиз Халиков, Яңа Шашы мәктәбе директоры:


- Укучылар алты авылдагы биш мохтаҗ әбине шефлыкка алды. Бер сыйныфта - уртача сигез бала. Кайчакта барысы бергәләп тә, икешәрләп тә хәл белешергә бара. Күбрәк кар көрәүдә, бакча эшләрендә булышалар. Әти-әниләрнең беркайчан да ризасызлык белдергәне юк. Иң яхшысы - хезмәт тәрбиясе бит.

Сәрия Мифтахова

("Ватаным Татарстан", /№ 18, 07.02.2018/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев