Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каршы як полосага чыкканчы – уйла!

Узган атна барышында барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында баланы махсус утыргычсыз йөрткән дүрт, йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган - бер, техник яктан төзексез машина йөрткән -ике, тиеш булмаган урында тукталган - бер, куркынычсызлык каешы такмаган - биш, штрафын вакытыда түләмәгән - биш. Тизлекне арттырган...

Узган атна барышында барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында баланы махсус утыргычсыз йөрткән дүрт, йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган - бер, техник яктан төзексез машина йөрткән -ике, тиеш булмаган урында тукталган - бер, куркынычсызлык каешы такмаган - биш, штрафын вакытыда түләмәгән - биш. Тизлекне арттырган - ике, юл билгесе турысына машинасын куйган - биш, машинасы учетка басмаган - бер, документын өйдә оныткан - бер, страховкасыз - өч, номеры пычрак - өч машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Тагын ике машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен 5 мең күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Бу беренче юлга гына, ел эчендә тагын бер тапкыр эләксәләр - бер елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр. Киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлары булмаган 4 җәяүле дә административ җаваплылыкка тартылган. 5 вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев