Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каршыга чыгу һәлакәткә илтә

Үткән тәүлектә каршы як юлга чыгу белән бәйле 2 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше вафат булды, дип хәбәр итәләр республиканың эчке эшләр министрлыгыннан.

Мәскәү-Уфа трассасында "Рено" автомашинасы каршы юлга чыгып, "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлектә бармаган. "Рено" йөртүчесе һәм пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирәләр. Икесе дә куркынычсызлык каешын такмаганнар. Янә бер пассажир җитди тән җәрәхәтләре ала. Җиңел машинада урнаштырылган видеорегистратордан автомобиль йөртүченең үз-үзен тотышы сәер булуны күрергә мөмкин. Ул, башлыча, каршы як полосадан хәрәкәт итә, берничә тапкыр идарә итү контролен тулысынча диярлек югалта. Кыскасы, ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән дип нәтиҗә ясарга була.

Казан-Шәймәрдан юлында "Шевроле" йөртүче дә алдагы машинаны узарга теләп каршы як полосага чыга һәм маневрны тәмамлаганда каршыга килүче "Вольво" йөк машинасына бәрелә. Бу очракта да, җиңел машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 һәм 10.2 пунктларын бозып, яңгырлы юлда тиешле тизлектә бармаган. Нәтиҗәдә, "Шевроле" автомобилен йөртүче һәм аның пассажиры вафат булалар.

Бу мәкаләнең максаты - каршы як полосага чыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын искәртү. Зинһар өчен, сак булыгыз! Никадәр ашыксагыз да, тиеш булмаган очракларда алда баручы автомобильне узарга тырышмагыз. Машина йөртүчеләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы үзегездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев