Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Карын ашады, тәмлесен дә ашасын, дигәндер”

Иңнәрендә - ил йөге "Карын ашады, тәмлесен дә ашасын, дигәндер" "Аллаһы Тәгалә шулай дигәндер, шулай булмаса мин 90 яшемә кадәр яши алмас идем. Ышана торганмыни..." - дип сөйли Мамыш авылында гомер итеп, олы юбилеен билгеләүче Марзыя Шәйхетдин кызы Габдрахманова. Сүрия МИНГАТИНА "Безне, буыны ныгымаган япь-яшь кызларны, Суслонгерга агач кисәргә йөрттеләр....

Иңнәрендә - ил йөге

"Карын ашады, тәмлесен дә ашасын, дигәндер"

"Аллаһы Тәгалә шулай дигәндер, шулай булмаса мин 90 яшемә кадәр яши алмас идем. Ышана торганмыни..." - дип сөйли Мамыш авылында гомер итеп, олы юбилеен билгеләүче Марзыя Шәйхетдин кызы Габдрахманова.

Сүрия МИНГАТИНА

"Безне, буыны ныгымаган япь-яшь кызларны, Суслонгерга агач кисәргә йөрттеләр. Җәяү барып, җәяү кайтабыз, айлап эшлибез. Туйганчы ашау турында сүз дә була алмый, судан торган шулпа бирәләр. Солдатларның күгәрчен атып ашауларын күргәләдек, анда күгәрченәр күп иде. Ачлык яман, түзә торган түгел. Качып та карадык, 20 километр киткәч тотып алып кайттылар. Үз вакытың үтми беркая бара алмыйсың. Суслонгердан кайтканда өч көн буе юлдагы карны ашап кайта идек, ашамасаң хәл юк. Андагы күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Без яшь кызлар агач кисәбез, юан корсаклы ирләр киләләр дә " Монда җыен килькиләр генә икән" дип мыскыллап көлеп китәләр, ник берсе эшләсен...",- дип сөйли әбекәй.

Сөйли дә туктап кала, авыр сулый. "Ничә еллар узган, ник берсе онытылсын, бәгырьгә үткән инде ,- дип дәвам итә. - Бетләдек, ул бетләрне тышка чыгабыз да кагып төшерәбез, кием җөе саен бет, котыла торган да түгел, күп. Ул интеккәннәр. Хәзер ашлыкны күпме комбайн ура, ә без басудан кайтып кермәдек, урак белән урып эскерт салдык, таң белән торабыз, төнгә кайтып егылабыз. Арчадан җәяүләп чанага тартып ашлык ташулар, ничек йөргәнбездер; Аллага шөкер, барын да күрдек. Сыер асрап исән калганбыздыр инде, сөт эчә идек, калган бар тапкан табынган салым түләргә китеп барды. Закон каты, кечкенә бозавыңны суйсаң да суд торгызалар...".

Хатирәләр әле дә күзенә яшь китерә, кара болыт артыннан чыккан кояш тагын да яктырак булган кебек, бүгенге яшәешнең рәхәтлеген санап бетерә алмый, "шул чакларның әҗередер, бар да бар, тик аяклар гына йөрми инде, өйдә таянып йөрергә генә калды", дип, анысына да шөкер итә Марзия әби. Тормыш яшьтән игәүләгән, чарлаган Марзыя колхозның бер эшеннән тартынмый, бригаданың төрле эшләрендә йөри. Мокшы егете Кашшафка кияүгә чыга.

"1955 елда кияүгә чыккандыр әни, мин 1956 елда туганмын. 2 яшь вакытта Мокшыдагы әби үлгәч, Мамыштагы төп нигездә яшәүче ялгыз әбине багарга кайта әти белән әни. Энем Фердинат туа, ул бүгенге көндә "Шахтер" хуҗалыгында эшли ", - дип сүзгә кушыла кызы Рәмзия апа. Ул да пенсиядә инде. Гомер буе хуҗалыкта эшләп, Яңа Шашы авылында улы Илфат белән килене Фәрзия белән яши. "Мине менә шушы балалар бага инде, Илфат белән Фәрзия бөтен эшемне эшләп баралар, ашарыма да пешерәләр, ашамлыгын да алып кайталар, карымны да көриләр", - дип рәхмәт укый әбекәй.

"Аллаһы Тәгаләгә дә, Мине зурлап котлау открыткалары җибәргән Путинга да, үзебезнең Габделәхәткә дә, бүләкләр күтәреп килгән сезгә дә бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә хәвеф-хәтәрләрдән, яманнардан үзе сакласын. Адәм баласы бик үзгәрде хәзер..", - дип бүгенге яшәешкә дә бәя бирә. Радиодан "Яңалыклар" тыңлый. "Минутын да авыштырмый, көтеп ала. Һәр нәрсәгә үз фикере бар", - дип сөенә. "Аллага шөкер әлегесен, азрак яшәсен иде әле дип телибез", - дип өстәп куя кызы. Ике абыйсын - Гыйльметдин белән Низаметдинне сугышта югалткан, гомер буе кешегә яхшылык эшләп яшәгән, дөнья йөген җигелеп тарткан әбекәйгә без дә сәламәтлек белән гомер теләдек.

"95 яшьлек юбилей белән дә котларга килербез әле, Марзыя әби, Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер бирсен диде", - диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибагатов.

Без дә, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, әбекәйгә гел багыш-күреш иткән Яңа Шашы авыл җирлеге белгече Гөлнара Халикова да аңа кушылдык. Күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев