Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Катлаулы булса да, уңышлы булсын - "Әтнә таңы"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, шулай ук төрле министрлык, тармак җитәкчеләре, район башлыклары, эре оешма җитәкчеләре составында узган видеобрифингта: "Республиканы шактый катлаулы урып-җыю чоры көтә", дигән фикер яңгырады.

Әлегә кадәр бөртекле ашлыкны урып-җыю техникасын ремонтлау эшенә тотынмаучылар бар. Ә менә терлек азыгы әзерләү буенча яхшы шартлар туды, дөрес, туфрактагы дым җитеп бетми. Авыл хуҗалыгы министры әнә шулай дип белдерде. Бу шартларда күбрәк корткычларга һәм төрле авыруларга каршы көрәшергә чакырды.

Беррәттән терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмады. Бүгенге көнгә узган елгыдан 20 процентка артык терлек азыгы тупланган. Беренче укосны 15 июньгә тәмамлау бурычы куелса да, кайбер районнарда чабып алырга тиешленең яртысына якыны басуда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев