Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайгы күрсәтмә Син баладан...

Юлыгызга җәймә җәяр идем, Балаларым, үреп догадан. Шатлык көткән чакта көенечләр Күрәбез шул кайчак дөньядан. Авыр тормыш йөген тарткан чакта Имин булсын йөргән юлыгыз. Без әниләр шундый инде - һәрчак Сезнең белән безнең уебыз. Күз яшемә манчыган чак була, Ишетсен дип ходай догамны. Сезгә авыр чакта мин кайгырам, Сезнең шатлык...

Юлыгызга җәймә җәяр идем,
Балаларым, үреп догадан.
Шатлык көткән чакта көенечләр
Күрәбез шул кайчак дөньядан.

Авыр тормыш йөген тарткан чакта
Имин булсын йөргән юлыгыз.
Без әниләр шундый инде - һәрчак
Сезнең белән безнең уебыз.

Күз яшемә манчыган чак була,
Ишетсен дип ходай догамны.
Сезгә авыр чакта мин кайгырам,
Сезнең шатлык бизи дөньямны.

Барысын да кабул итәм, әмма
Кайгы күрсәтмәсен баладан.
Кылган догаларым калкан булып
Саклый күрсен сезне бәладән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев