Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайнатабыз, тозлыйбыз... – иң тәмлесен сайлыйбыз!”

Хөрмәтле редакция, көз муллык ае. Бу айда уңган хуҗабикәләр төрле-төрле кайнатмалар, салатлар ясыйлар, кышка әзерләнәләр. Сезнең әлеге исемдәге бәйгегә катнашып, үзем яратып ясый торган берничә рецептны тәкъдим итәм. Розалия, Әтнә. Маринадланган болгар борычы Кирәк: борыч - 2 кг. Маринад өчен: 1 литр су, шикәр комы - 1,5 стакан, 9 %...

Хөрмәтле редакция, көз муллык ае. Бу айда уңган хуҗабикәләр төрле-төрле кайнатмалар, салатлар ясыйлар, кышка әзерләнәләр. Сезнең әлеге исемдәге бәйгегә катнашып, үзем яратып ясый торган берничә рецептны тәкъдим итәм.
Розалия, Әтнә.

Маринадланган болгар борычы
Кирәк: борыч - 2 кг.
Маринад өчен: 1 литр су, шикәр комы - 1,5 стакан, 9 % уксус - 1,5 стакан, үсемлек мае - 1 стакан, тоз - 2 аш кашыгы. Бөртекле кара борыч тәменчә.
Болгар борычын юып, орлыкларын алабыз һәм 4 яки 6 кисәккә бүләбез.
Маринад әзерлибез. Борычларны кайнар маринадка салып, уртача утта 5 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга борычларны тутырабыз һәм кабаттан кайнатып алган маринадны өстенә коябыз. Капкачларын ябып, банкаларны әйләндереп калынрак әйбер белән каплап куябыз. Һәм тулысынча суынганчы тотабыз.

соуслы баклажан
Баклажан - 2 кг, помидор - 2 кг, болгар борычы - 1 кг, 3 ачы кызыл борыч, 3 баш сарымсак (160 грамм чамасы), 1 стакан су, 1 стакан сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан 9 % уксус, 3 аш кашыгы тоз.
Соус әзерлибез: помидор, баллы борыч, ачы борыч, сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз, су, тоз, шикәр комы салып барысын бергә болгатабыз һәм 20 минут утка куеп пешерәбез. Баклажанны 2-3 см калынлыкта түгәрәкләп турыйбыз һәм соуска салып тагын 20 минут кайнатабыз. Сыек май һәм уксус өстибез һәм 5 минут кайнатканнан соң стерильләштерелгән банкаларга тутырып төреп куябыз. Суынганчы тотабыз. Чыгышы: 5 литр чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев