Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайнатабыз, тозлыйбыз... – иң тәмлесен сайлыйбыз!”

Хөрмәтле редакция! Әлеге бәйге хакында укыгач, сезнең хозурга үзем яратып әзерли торган салатлар рецептын җибәреп карарга булдым. Бик тәмле була. Башкалар да эшләп карасын. Гөлнур Сабирова, Олы Әтнә авылы Әлеге "Лечо" рецептын миңа Биектауда яшәүче апам биргән иде. Кирәк: 1,5 килограмм помидор, 0,5 килограмм болгар борычы һәм бер зур баш...

Хөрмәтле редакция! Әлеге бәйге хакында укыгач, сезнең хозурга үзем яратып әзерли торган салатлар рецептын җибәреп карарга булдым. Бик тәмле була. Башкалар да эшләп карасын.
Гөлнур Сабирова, Олы Әтнә авылы

Әлеге "Лечо" рецептын миңа Биектауда яшәүче апам биргән иде.
Кирәк:
1,5 килограмм помидор, 0,5 килограмм болгар борычы һәм бер зур баш сарымсак.
Борычны саламлап турарга кирәк, помидорны иттарткычтан чыгарабыз.Сарымсакны да вак итеп турап салабыз. Әлеге массага 0,5 стакан песок, 0,5 стакан (ярты стакан) симәнке мае, 3 аш кашыгы уксус, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, 1 аш кашыгы тоз салына.
Массаны 20 минут кайнатырга да стерильлаштырган банкаларга тутырып куярга. Бик тәмле була.

Аджика
Кирәк:
1әр килограмм помидор, кишер, болгар борычы алына. Аларны барысын бергә иттарткыч аша чыгарабыз.
2-3 данә кызыл ачы борыч салабыз. 0,5 стакан симәнке мае салып, 1 сәгать каплап пешерергә. Сүндерер алдыннан 0,5 стакан уксус, тәменчә тоз салырга. Суынгач 200 грамм сарымсакны вак угычтан уып салырга да, тагын 1 аш кашыгы тоз өстәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев