Әтнә таңы

“Кайсы җирдә ятып калдың икән?”

Җиңүнең 70 еллыгы Бөек Җиңүнең олы юбилее якынлаша. Газета-журналлар күп яза бу хакта. Аларны укыган саен йөрәкне телеп, хатирәләр яңара. Алар безнең кадерлеләребез - әти-әниебез белән бәйле. Әниебез Рәхимә Фазылҗан кызы 1911 елның 14 гыйнварында Күлле Киме авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш бертуган, өч үги туганлы зур гаиләдә үсә, тәрбияләнә....

Җиңүнең 70 еллыгы

Бөек Җиңүнең олы юбилее якынлаша. Газета-журналлар күп яза бу хакта. Аларны укыган саен йөрәкне телеп, хатирәләр яңара. Алар безнең кадерлеләребез - әти-әниебез белән бәйле.

Әниебез Рәхимә Фазылҗан кызы 1911 елның 14 гыйнварында Күлле Киме авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш бертуган, өч үги туганлы зур гаиләдә үсә, тәрбияләнә. Күлле Киме авылында җиде еллык мәктәптә белем алып, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Классташы хөрмәтле шагыйребез Сибгат абый Хәким турында бик еш сөйли иде, үзе дә шигырьләр ярата иде. Бик шигъри җанлы кеше иде. 1933 елның 13 ноябрендә Түбән Бәрәскә егете Нәҗип Сәләхетдин улы Сәләховка кияүгә чыга. 1941 нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы бәхетле-шатлыклы көннәрен кара төнгә әйләндерә. Әниебез 30 яшендә өч баласы: олыбыз Рәхилә - 5 яшендә, икенчебез Флүрә- 3 яшендә, кечебез Мәрьям -1 яшендә һәм ике күзе күрми торган кайнанасы ( әбиебез) белән калган яшь анага тормыш алып баруы ничек читен булганлыгын үзе генә белгәндер. Ә без, сабыйлар, әни хәлен аңларлык түгел идек. Әниебез бервакытта да зарланмады. Моң-зарга бирелеп, тормыш авырлыгыннан сынмады, сыгылмады. Колхозыбыз алда булсын дип, фронт өчен дип, көнне-төнгә ялгап эшләде. 15 ел фермада эшләү дәверендә 5 ел сыер сауды. Сыерларны һәр җәйдә Яңа Бәрәскә авылындагы җәйге җәйләүгә куып баралар иде. Җәй буе шунда яшәделәр савымчылар. Көз җиткәч янәдән сыерларны үзебезнең авылга куып кайталар иде. Савымчыларга үзләре белән берәр баланы алып барырга рөхсәт бар иде. Әниебез ике кызын үзе белән алып барган. Беребез бер атна Кимедә әби-бабайда булган, аннан соң ул безне алыштырган, шул рәвешле без җәйләү белән киме арасында йөреп торганбыз. Фермада эшләү дәверендә әни бозаулар да карады, сарык фермасында, тавык фермасында да эшләде, аның соңгы эш урыны яшелчә бакчасы булды. Авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен, илебезнең азатлыгы өчен бөтен көччләрен биреп эшләгән колхозчыларыбызның фидакарь хезмәтләрен Ленин исемендәге колхоз җитәкчеләре, хөкүмәтебез югары бәяләде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең әни дә бар иде. Бу зур бүләк колхозчыларны илһамландыргандыр, алар сугыштан соңгы елларда да бик тырышып эшләгәннәр.

Әниебез кичләрен эштән бушаган чакларында әтине көтеп сагынып һәм безгә балаларына багышлап, күңел хисләрен шигъри юлларга төшерә иде. Без аларны күз карасыдай саклыйбыз. Менә аның берсе:

Балаларың елап озатып калды

Үксеп елап калды аналар.

Үзең чәчкән иген басулары,

Саубуллашып калды далалар.

Газиз әниең озатып калды:

"Күрешә алмасак, бәхил бул", -диеп,

Өч сабыең елап калды:

"Озак торма, әтием, кайт",- диеп.

Безне сагынып язган сәлам хатларыңны

Гомерем буйларына сакладым.

Сиңа сөйли торган сүзем бик күп иде,

Туган туфрагыңа кире кайтмадың.

Гомерем буе сине зарыгып көттем

Реклама

Син һаман да кайтмадың.

Сиңа атап бер гөл чәчкән идем

Һичбер вакыт чәчәк атмады.

Күпме сулар акты, күпме көннәр еллар үтте,

Һаман көтә сине күңелем.

Кайсы җирдә ятып калдың икән-

Билгесез бит синең үлемең.

Көтмә күңел сүрел инде,

Бик күп айлар, еллар узылды.

Киткән юлларыңнан кайтырсың дип,

Чәчләргә чал, маңгайларга сызык сузылды.

Әтиебез Нәҗип Сәлах улы 1908 нче елда Түбән Бәрәскә авылында туа, әниебезнең сөйләве буенча җиденче сыйныфны тәмамлагач, Казанга төзелешкә китә. Утыызынчы елларда колхозлашу чоры башлана. Шул елдан башлап, колхоз оештыруга актив катнашып, үзеннән зур өлеш кертә. Колхозда бригадир булып эшли башлый. Соңрак агроном була. Яхшы уңдырышлы бодай сортын булдыра. Шуның нәтиҗәсендә 1939 елда бик югары уңыш җыеп алалар һәм әти селекционер булу дәрәҗәсенә ирешә. Даны бөтен районга, Татарстанга тарала. Район җитәкчеләре, Хөкүмәтебез әтинең казанышларын һәм хезмәтен югары бәялиләр. 1940 нчы елда Мәскәү Кремленнән чакыру килә. Мәскәүдә бер атна яшәр өчен пропискага кертәләр. Югары Совет рәисе Михаил Иванович Калинин үз кулы белән " За доблестный труд" медален тапшыра. Туган колхозында яңадан яңа тәҗрибәләр, ачышлар ясап эшли. "Нәҗип агройортта үзенең тәҗрибәләрен без яшьләргә өйрәтеп дәресләр укытты, бик тырыш, югары дәрәҗәле, әдәпле кеше иде", - дип искә алды авылыбызның 88 яшьлек Мәүлетдин абзый Мөхәммәтҗанов. 1941 елда икенче тапкыр чакыру килә, бара алмый кала, сугыш башлана. Авылдагы колхоз җитәкчеләре фронтка алынып бетә, әтигә урып-җыюларны бетергәнче райком алты мәртәбә бронь биреп, колхозда эшләргә калдыралар. "Мин партия члены, сугыш Мәскәүгә килеп җитә язганда тылда хезмәт итеп ята алмыйм, минем урыным сугышта булырга тиеш, йөрәгем вөҗданым шулай куша", дип җиденче тапкыр хәрби комиссарга килүендә ниһаять теләгенә ирешә Һәм фронтка китә. Соңгы хаты 1942 елның февраль аенда килә. Шул елдан хәбәрсез югала. Соңгы сулышына кадәр әниебезнең әтине ничек көткәнен әйтеп тә, аңлатып та булмый. Күпме еллар көтеп яшәсә дә, күрешә алмады, әтиебез кайтмады. Без, кызлары Рәхилә, Флүрә, Мәрьям күпме эзләтсәк тә каберенең кайда икәнлеген белә алмадык.

Казанда үзәк музейда Әтнә районы Ленин исемендәге колхоз тормышы турында "авыл хуҗалыгы почмагы бар иде. Анда әтинең "За доблестный труд" медале, җыелышлар, киңәшмәләр үткәргәндәге фотосурәтләре, шулай ук үзе үстергән бодайларына карап утырган фотосурәте һәм агройортта эшләгәндәге кулъязмалары бик күп еллар сакланды. Әнине шушы музейга еш алып бара идек. 4Быел да әтиегезне күреп сөйләштем", - дип шатланып кайта иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: