КАЙСЫ ИШЕКНЕ ШАКЫРГА?
"Сәламәтлекне больница һәм социаль яклау оешмаларыннан эзләмәскә, төрле спорт үзәкләре ишеген шакып сорарга кирәк", - дип саный Татарстанның физкультура-спорт оешмасы (ФСО) җитәкчесе Фәридә Сафиуллина. Район инвалидлары, шулай ук оештыручылар һәм кызыксынучылар белән "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узган очрашу барышында республика инвалидлары берләшмәсе җитәкчесе әнә шулай диде. ...Быел да районыбыз...
"Сәламәтлекне больница һәм социаль яклау оешмаларыннан эзләмәскә, төрле спорт үзәкләре ишеген шакып сорарга кирәк", - дип саный Татарстанның физкультура-спорт оешмасы (ФСО) җитәкчесе Фәридә Сафиуллина.
Район инвалидлары, шулай ук оештыручылар һәм кызыксынучылар белән "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узган очрашу барышында республика инвалидлары берләшмәсе җитәкчесе әнә шулай диде.
...Быел да районыбыз аша инвалидлардан торган җиңел автомобильләр колоннасы үтте. Чистай, Яшел Үзән, Саба һәм Казанда яшәүче мөмкинлеге чикле 13 кеше 3 машинада республика районнары буйлап "Автопробег"ка чыкканнар. Коляскада хәрәкәтләнүче яңа танышым, өстәл теннисы һәм чаңгыда узышу буенча Татарстан чемпионы Раил Галиәкбәров әйтүенчә:
- Максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Үрнәк алсыннар. "Физик мөмкинлекләре чикле булса да, уңышка ирешәләр. Димәк, бу мөмкин", дип, шуңа омтылсыннар. Спортка тартылсыннар... - ди ул.
Ә 4 паралимпиадада катнашып, Туринда чемпион исемен яулаган Ирина Полякова:
- Тормышның кайберәүләр уйлаган дәрәҗәдә начар түгеллеген күрсәтергә телибез... Аннан соң, Казанда болай да кеше күп. Районнарга чыгарга булдык, - дип шаяртып алды. Сүз уңаеннан, спорт бәйгеләрендә яулаган 23 медаленең бер өлешен, шулай ук Россия һәм Татарстан Президентлары белән төшкән фотоларын да алып килгән иде. Очрашуда медальләрне күтәреп, авырлыгын чамалап, тагып караучылар да булды.
ФСО җитәкчесе фикеренчә, максатлары изге: "Мөмкинлеге чиклеләр яшәешенә җитәкчелек игътибарын тарту".
Татарстанның инвалидлар хәрәкәте моннан 20 ел элек үк эшли башлаган. Бу өлкәдә без, кызганычка каршы, мактана алмыйбыз. Фәридә Сафиуллина да:
- Гадәттә, бик актив яки инвалидлар яшәеше белән бәйле берни эшләмәүче районнарга барабыз. Сезне кайсы категориягә кертергә соң? - дип мөрәҗәгать итте. Ярый әле, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты белән мәдәният бүлеге җитәкчелеге каршы алып, күңелләрен күреп йөрде. Тик аларга, аңлавымча, җитәкчелек түгел, ә инвалидлар, аларның оешмасы, шулай ук гади халык белән очрашу, аңлашу, сөйләшү кирәк. Сәламәт яшәү рәвешенең өстенлеген җиткерергә телиләр. Әнә бит, ФСО җитәкчесе нинди нәтиҗә ясады:
- Киләсе елга тагын киләбез. Мөгаен, инвалидларның адресларын алып, өй саен йөреп чыгарбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.2200
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.4200
-
21 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.4000
-
20 гыйнвар 2021 - 18:10Полиция хезмәткәрләре белән очрашу булып узды Полиция бүлегендә традицион студентлар белән очрашу булып узды.13300
-
20 гыйнвар 2021 - 17:15"Әтнә таңы" газета редакциясе кунаклар кабул итте Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кунакка килделәр.12600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:10«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.9400
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
-
20 гыйнвар 2021 - 14:10Бер ел эчендә 1,5 млн татарстанлы тикшерүләр узды Covid-19 булуга карамастан, Татарстан «Сәламәтлек саклау»милли проекты күрсәткечләрен үтәгән.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:10Чишмәле Сапта гәрәпчә укый башладылар Чишмәле Сап мәчетендә балалар өчен дәресләр узадыралар9500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.5700
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45ЮВТ-24-Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал исемен сайладылар Телеканал республиканың нефть төбәгенә хәбәр ителәчәк.4100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.18600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.26500
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.22900
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика