Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каз какларга өйрәнәбез

Казның эченә, бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп, тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннан соң, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле...

Казның эченә, бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп, тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз.

Аннан соң, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер кат пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз. Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Кипкән казны газда өтеп аласы да, тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер!

Казыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев