Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Казан егетләре” ишәйгән: төркемдә дүртенче егет бар

"Казан егетләре" төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты. Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул - баянчы Айнур Латыйпов. - Ел ярым буе үзебезгә туры килердәй баянчы эзләдек, - ди егетләр. - Айнур шундый. Үзе җырлый, үзе бии,...

"Казан егетләре" төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты.

Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул - баянчы Айнур Латыйпов.


- Ел ярым буе үзебезгә туры килердәй баянчы эзләдек, - ди егетләр. - Айнур шундый. Үзе җырлый, үзе бии, үзе уйный. Ул кубыз, курай, тальян, хромка кебек уен коралларында сыздырта гына. Әле безгә кушылганына бер генә ай. Шул кыска вакыт эчендә программаны тулысынча үзләштерде. Бик гади егет. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Айнур тамашачы белән дә җиңел аралаша. Студия җене аңа да кагылды. Хәзер ул да көне-төне шунда кайнаша. Концерт барышында үзенең аерым чыгышлары бар. Шул вакытта әбиләр аңа кушылып биергә чыга.

Айнур - Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы егете. "Татар моңы" конкурсы лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Быел диплом елы.

Составларында баянчы булгач, "Казан егетләре" киләсе елга концерт программасын да баетырга уйлый.

- Безнең тыңлаучылар урта яшьләрдәге халык. Алар гармунга кушылып җырлауга сусаган. Шуңа күрә программаның тулы бер өлешен халык җырларына багышларга уйлыйбыз. Анда микрофонсыз, тере тавышка халыкның яраткан көйләрен җырлаячакбыз. Тамашачы да рәхәтләнеп кушыла ала, - ди егетләр.

"Казан егетләре"нең Кукмара егете өйләнмәгән. Ул килгәч, Айдарны бәхет баскан. Чөнки "буйдак" ярлыгын икегә бүләргә туры киләчәк. Дөрес, Айнурга әле 20 генә яшь.


Чулпан ШАКИРОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев