Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан энергетика университеты үз студентларына 600 урынлык яңа тулай торак төзи

Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар, дип уйлый. (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк. Яңа торак 450 млн сумга төшәчәк. Бу хакта "Татар-ифнорм" агентлыгына проректор Александр Леонтьев җиткерде. Леонтьев сүзләренчә, 4нче тулай торак төзелешен финанслауның...

Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар, дип уйлый.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк. Яңа торак 450 млн сумга төшәчәк. Бу хакта "Татар-ифнорм" агентлыгына проректор Александр Леонтьев җиткерде.

Леонтьев сүзләренчә, 4нче тулай торак төзелешен финанслауның 70 проценты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы акчаларына булачак, шулай ук республика бюджеты һәм вузның үз акчалары да тотылачак.

Тулай торак Кәҗә бистәсе метросы янында төзелә. Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар, дип уйлый. Проректор студентлар өчен яңа торак югары уку йортының 2018 елда булачак 50 еллык юбилеена каралган төп чараларның берсе, дип җиткерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147952/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев