Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан кинофестивале җиңүчеләре ачыкланды

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы узды.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы төгәлләнде. Оештыручылар соңгы минутларга кадәр Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре исемнәрен сер итеп саклый алды.

Җиңүчеләрнең исеме билгеле булды. Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы - Айрат Ямилов («Софичка», Россия).

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие - «Амун» (Россия), сценарий авторлары - Анар Аббасов, Иван Заваруев.

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы номинациясе Мисырның "Хатын-кыз көне" фильмындагы хатын-кыз ансамбленә бирелде. Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Карим исемнәрен жюри рәисе Салават Юзеев атады.

Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул "Оралман» фильмында төп рольне башкарды.

Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры дип жюри Һиндстаннан "Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джошины атады. Актер призын үзе ала алмады.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмы дип Төркия белән Венгриянең "Каландар салкыны" фильмы танылды. Режиссеры - Мостафа Кара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/11/148103/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев