Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Кремле: ТР мәктәпләре башлангыч сыйныфларга бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә әзер

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә илнең барлык башлангыч мәктәпләрендә укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде.

Татарстанда барлык мәктәпләр дә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мөмкинлегенә ия, шуңа күрә РФ Президенты йөкләмәсе республикада кыска вакыт эчендә үтәләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстанның барлык белем бирү учреждениеләре башлангыч сыйныф укучыларын тәэмин итү өчен техник җиһазларга ия. Шуны исәпкә алып, республика РФ Президенты йөкләмәсен кыска вакыт эчендә үтәүне оештыра алачак», — диде ул.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, кайнар аш Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә оештырылган, шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларының 67% - ы көненә ике тапкыр туклана.

РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Шул исәптән ул 2020 елның 1 сентябреннән башлап техник мөмкинлек булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүне йөкләде. Калган барлык мәктәпләрдә дә мондый туклану 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/official/15-01-2020/kazanskiy-kreml-vse-shkoly-rt-gotovy-organizovat-goryachee-pitanie-nachalnyh-klassov-5716375 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев