(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 22 августта, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акция узачак.
14.00-19.00 сәгатькә кадәр Сөембикә манарасы янында Казан халкы һәм кунаклар, фоторәсемнәр ясап, Татарстан Республикасының рәсми даирәсе исеменнән бәйгедә катнаша алачак. Моның өчен ВКонтакте яки Instagram социаль челтәренә #ДеньФлага #ФлагРоссии #ЯРоссия #ФлагРФ #КазанскийКремль хештеглары белән әләм төшерелгән үз фотографияңне урнаштырырга кирәк.
Иң якты һәм матур фотография авторлары бүләк алачак. Бәйге 23 августның 17.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.
Нет комментариев