Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан мәктәпләренең 36сы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми - "Әтнә таңы"

Казан мәктәпләренең 36сы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Кимчелекләрне төзәтмәгән мәктәп директорларын җитди җәза көтә. Казанның кайбер мәктәпләрендә берьюлы берничә кимчелек табыла. Тикшергән 100 мәктәпнең 36сы кимчелекле булып чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең пресс-хезмәте шулай дип хәбәр итә. Күзәтчеллек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары...

Казан мәктәпләренең 36сы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Кимчелекләрне төзәтмәгән мәктәп директорларын җитди җәза көтә.

Казанның кайбер мәктәпләрендә берьюлы берничә кимчелек табыла. Тикшергән 100 мәктәпнең 36сы кимчелекле булып чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең пресс-хезмәте шулай дип хәбәр итә. Күзәтчеллек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Приказчиков сүзләре игътибарга лаек. "Мәктәпләрне әле июль аенда ук тикшерә башладык. Мәктәпләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен 100 процент үтәгәндә генә кабул ителәләр", - диде. Ә күрсәтелгән кимчелекләрне бетермәгән җитәкчеләргә административ җәза чаралары кулланылачак.

Тикшерү барышында, әйтик, түбәндәге төр кимчелекләр табыла:

- Автомат рәвештә ябыла торган ишекләрнең ахыргача ябу детале;

- Эвакуациянең запас юллары ябык;

- Сторож хезмәте "2"ле белән бәяләнә - утсүндергеч белән эш итә белми, тавышлы сигналны шундук эшләтми...

Ә Татарстан буенча 95 гомуми белем бирү учреждениесендә кимчелекләр табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев