Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан сәүдә нокталарында акча алыштыру мошенниклары йөри

Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Шәһәрдә бүгенге көнгә кадәр сатучыларны акча алыштырып ялганлауның 8 очрагы теркәлгән. Бу хакта Казан полициясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрь ахырында полициягә төрле сәүдә нокталарыннан кибет вәкилләре мөрәҗәгать итә башлаган. Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан.

Мошенниклар билгеле бер схема белән эшләгәннәр. Алар 100 сум чамасында заказ ясап, 5 меңлек акча биргәннәр. Аннары, янәсе, вак акча табылды, дип, сатучы 5 меңнән сдача биргәндә теге 5 меңлекне кире алганнар. Сатучыны сөйләштерәләр, ул акчаны кире бирүен оныта да, сдача акчасын санап бирә. Эш азагында гына акча җитмәвен ачыклыйлар.

Барлык фактлар буенча "Мошенниклык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/01/08/155651/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев