Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган –“Әтнә таңы”

Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган Елена Мельник сүзләренчә, хакимиятнең хатасы халык яр буеннан таралмаган килеш транспорт хәрәкәтен рөхсәт итүдә. Казан журналисты Елена Мельник Ниццада Бастилияне алу көнен бәйрәм итү вакытында, төнге теракт нәтиҗәсендә, зыян күрмәгән. Бу хакта ММЧ вәкиле Facebook социаль челтәрендә язган. Искәртеп үтик, Ниццада Бастилияне алу көне...

Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган

Елена Мельник сүзләренчә, хакимиятнең хатасы халык яр буеннан таралмаган килеш транспорт хәрәкәтен рөхсәт итүдә.

Казан журналисты Елена Мельник Ниццада Бастилияне алу көнен бәйрәм итү вакытында, төнге теракт нәтиҗәсендә, зыян күрмәгән. Бу хакта ММЧ вәкиле Facebook социаль челтәрендә язган.

Искәртеп үтик, Ниццада Бастилияне алу көне бәйрәмендә йөк машинасы кешеләр өстенә менгән. Машина кешеләр төркемен 2 км эттереп барган, дип хәбәр иттеләр прокуратурага сылтама белән.

РИА «Новости»ның соңгы мәгълүматларына караганда, 84 кешенең гомере өзелгән, алар арасында балалар да бар. Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр арасында чит ил кешеләре күп, шул исәптә россиялеләр дә бар. Кешеләрне бәрдергән йөк машинасы йөртүчесе атып үтерелгән. Франция Президенты Франсуа Олланд бу фаҗигане теракт дип атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан кайгы уртаклашу белдерде һәм Ниццадагы терактны "кешелексез фаҗига" дип белдерде.

"Минем хәлем яхшы. Мин салюттан соң Массен мәйданыннан Гарибальди мәйданы ягына җәяү отельгә кайтып бара идем. Халык төркеме дә шушы юнәлештә хәрәкәт итте. Кинәт алда барганнар куркып артка йөгерә башлады. Барысы да тиз тынычландылар һәм янә алга бара башладылар. Атучылар булмады. Йөк машинасы халык төркеменә килеп бәрелгән диләр. 12 кеше һәлак булган. Мин отельга кайтып җиттем. Урамда сирена тавышлары", - дип язган Мельник Facebook битендә.

Мельник эшли торган sntat.ru басмасы шулай ук хәбәрчесе сүзләрен китерә: "Ничек шулай килеп чыгуы аңлашылмый. Ул кичне полиция күп иде. Барлык урамнарны яптылар. Хакимиятнең хатасы - халык яр буеннан таралмаган килеш транспорт хәрәкәтен рөхсәт итүдән гыйбарәт. Халык төркеме таралганчы бөтен җиргә блоклар куярга иде". Хәзер Франциядә Татарстаннан тагын бер вәкил - опера җырчысы Аида Гарифуллина, ул бирегә юлдашы, элеккеге теннисчы Марат Сафин белән килгән. Гарифуллина Insragram битендә, чыгыш ясар алдыннан, репетициядән берничә фото куйган.

(Гөлүзә Василова әзерләде)

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/15/123087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев