Казанарты: анам теле тәхеттә (Татар теленнән бер ачык дәрес)
Туган җиремә Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми; Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми. Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, - Үтте инде ул заманнар,...
Туган җиремә
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, -
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының.
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
Габдулла Тукай.
Аллага шөкер, менә мин тагын Казанартында - туган төбәгемдә. Соңгы елларда Казанда яшәсәм дә нигезебез сакланган Чишмәле Сапка гел кайтып йөрим. Яшьрәк чакта илнең төрле төбәкләрендә яшәгәндә сирәгрәк, бик тә сагынып кайтыла иде. "Сагынуларым чиксез" дигән хис еш кайтсаң да кимеми икән. Һәр кайтуым - үзенә бер дулкынланып алу чоңгылы.
Казанарты дигәндә, аны сагыну дигәндә, аның белән, ниһаять, очрашканда күңелдә бәреп чыккан әлеге чоңгылның иң кайнар ноктасы ул менә шушы төш - Әтнәдән Мари ягына киткән юлның Күшәр чаты. Монда автобус бер генә мәлгә тукталып, тын ала да капыл сулга борылып, төньякка карый җилдерә башлый. Кинәт уянып, айнып киткән кебек буласың, карашың алга төбәлә. Ә анда карашка сыеп бетә алмаган киңлек - Ашыт тугайлары, болыннары, язгы ташу мәлендә офыктан алып юл читенә кадәр җәелгән дәрья, җәен ямь-яшел сәхра. Алар очсыз-кырыйсыз зәп-зәңгәр күк йөзе белән тоташа. Ул сине урныңнан суырып ала, кулларыңны канатларга әверелдереп, очыртып ук җибәрә. Син Казанарты күгендә җилпенә башлыйсың...
Монда җиткәнче дә -Казанарты иде бит, диярсез. Әйе, монда кадәр дә хәтирәләргә бирелеп, дулкынланып, хисләнеп кайтыла. Әлдермеш, Алат, Дөбъяз, Япанчы, Комыргуҗа, туган авылым Бәрәзә, Бәрәскә, Җөлби, Кечеәтнәләр, Олыәтнәләр хәтирәләрдә чайкалып үтелә. Тик чын Казанарты менә шушында икән - монда инде мин рухланып, илһамланып, чынлап торып очып ук китәм.
Ә канатларга ышаныч белән талпыныр өчен берьюлы ике таяныч тоясың...
Берсе аның - туган илемне тою хисе, шушы төбәкнең, аның халкы - минем ата-бабамның да ифрат бай тарихын сеңдергән, аны саклаган туган туфрак хисе. Сул карашта Бәрәзә, Әтнә, Күәм, Каенсар, Әйшияз, Көек, әниемнең туган авылы Күлле Киме, Ары, Бактачы - күпме тарихи хәтирәләрне саклый. Уң карашта Арча, Наласа, Кырлай, Кышкар, Кенәр, Сөрде, Орылар, бу тирәдә генә Өҗем, Күшәр, Ташкичүләр калды... Аларда күпме истәлек. Без хәзер очып үтәсе юлда гына да Күңәр, Шашы, Дусым, Кышлау, Чымбулат, Мамыш..., Алда Чишмәле Сабым, Мари иле авыллары, Бәрәңге...; Аларда да туган ил төшенчәсе белән бәйле тарихыбызның мөкатдәс ядкәрләре...
Казанарты тарихы дигәндә безнең зиһендә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Галиәскар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким... исемнәре яңара. Аларны хәтерли башласаң, Казан арты тарихын яктырткан әсәрләре искә төшә. Иң әүвәле, әлбәттә, якташыбыз, бу төбәкне тирәнтен белгән, гыйлми яссылыкта өйрәнеп, махсус язган Шиһабетдин Мәрҗани, аның "Болгар тарихы" әсәре. Татарстан китап нәшриятендә сәяси һәм тарихи әдәбият бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә әсәрне безнең чорда беренче тапкыр бастырып чыгарганда миңа да тарихчы Әнвәр Хәйринең бүгенге әдәби телгә күчергән текстын кат-кат укырга насыйп булган иде. Кызыксыну бик тә көчле иде, китап булып чыккач та әле кабаттан сызып-сызып укырга туры килде. Әсәр төрле тематик яктан өйрәнелергә лаек булып, ул чагында без аның ана теленә кагылган якларына өстенрәк диккать иттек.
Аннары инде Мөхәммәт Мәһдиевнең тарихи "Шагыйрьнең бишеге" әсәре. Ул да - Казан арты турында бүгенге уйланулар, төбәгебезне төрле яклап, киң колач белән өйрәнү нәтиҗәсе. Без әле андагы ана телебезгә караган тезис, фикерләргә аерым тукталырбыз.
Канатларыма икенче таяныр гайрәт-илһам ул Казанартының янә бер изге йөзе-хәсияте - ана телем, бөтен татар теленең урта диалект дип аталган умыртка сөяге. Ул, әлбәттә, туган җиребездән, аның тарихыннан мәңге аерылгысыз. Әле генә санап киткән тарихи исемнәрне һәр мәктәп баласы күпкә ишәйтә алыр иде - анда Милли көрәш каһарманнары да, Хезмәт геройлары, Сугыш батырларының саны да башка төбәкләрдән һич ким түгел. Башка төбәкләрдән калышмыйча бездә дә "Әтнә энциклопедиясе" басылып чыккач, алар турында да горурланып укырбыз. Бүгенге максатыбыз бит әңгәмәне Халыкара туган тел көне уңаеннан башлыча Ана телебез хакында кору. Моны сез әле саналган тарихи исемнәрдән дә чамалагансыздыр - алар халык авыз иҗаты, әдәбиятебез, сәнгатебез, татар теле белән бәйле шәхесләребезнең кайберләре генә. Шулар белән бәйләп бер хакыйкатьне кабат искә төшердек: туган ил, аның тарихы туган тел белән мәңге бәйле, алар бер-берсеннән аерым була алмый.
Ә хәзер төп темабызга тукталыйк. Әле санаган мәшһүр исемнәрне дә без бүгенге әңгәмәбез үзәгенә куелган чыганактан - Нәкый Исәнбәтнең өч томлык "Татар мәкальләре" җыентыгыннан алдык. Ә ни өчен үзәккә бу чыганак алынды? Эш шунда ки, телебезнең, башка телләрнеке кебек үк, асыл сыйфаты, башкалардан өстенлекле үзенчәлеге анда күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең (троп, метафора, телбизәк, мәкаль, әйтем, афоризмнар һ.б.) ифрат мул булуында һәм телнең хуҗасы, иҗатчысы аларны аралашу максатында белеп, бик теләп, иҗатчан, максатчан куллануында. Бу яктан Казанарты халкы да үрнәк булып тора. Әлеге чыганак моңа ышандыргыч дәлил.
Иң башта аның авторының - күренекле язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең андагы байлык-хәзинәне шушы як авылларында үзе йөреп, үзе җыеп туплавында. Сугышка кадәрге елларда аны "җидегәнчеләр" рәтендә санап, Казаннан да куганнар. Ул эше өчен Казанартында урын тапкан. Безнең якларда да яшәп эшләп алган, мәгариф инспекторы буларак мәктәптән мәктәпкә, авылдан авылга йөргән. Бу төбәк гәүһәрләрен бөртекләп җыюда ул халыкка, авыл китапханәчеләренә, укытучыларга таянган. Чымбулат авылында укыткан минем әти дә аңа булышкан. Аның белән ничек аралашуын әти искә алгалый иде.
Җыентыкта Казанарты фольклоры материалының чагыштырмача күп туплануының (3 томда 38670 берәмлек булып, 4О5 берәмлек (1,О5 %) Казанарты авыллары исеме белән теркәлгән. Исемсез теркәлгән мәкальләрнең күпчелеге Казанартыныкы булуы бик ихтимал) сәбәбе, әлбәттә, анда авторның турыдан-туры үзе катнашуы гына түгел. Ә төбәкнең, аның кешеләренең милләтебез хәзинәсенең тарихи шартларда мулдан туплануында, аны халыкның оста куллана белүендә, бу юнәлештә мул тәҗрибә туплавында. Әле телгә алынган тарихи шәхесләрнең дә Казанарты белән бәйле булуы, әсәрләрендә шушы төбәк теле үрнәкләрен файдалануы, галимнең аларны нәкъ менә шул әсәрләреннән алуы аңлашыладыр. Исемлекне дәвам иттерик әле: Миркасыйм Госманов, Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахунов... Кемнәргә генә рухый ризык булмаган безнең Казанарты телебез!
Татар теленең телбизәк хәзинәсен хасыйл иткән мәкальләр җыентыгы безнең милләтебезнең, шул җөмләдән менә безнең - Казанарты халкының да рухый дөньясының көзгесе ул.
Бүген без анда үзебезнең нинди сыйфатларыбызны күрәбез? Иң әүвәле, мәкальләрдә ата-бабаның гасырлар буе бөртекләп җыелган яшәү тәҗрибәсен хасыйл иткән фәлсәфи тирән, акыл йомгаклары тупланган. Һәркайсын үзенә бер тормыш сабагы итеп тәфсирләргә була: Тыныч җирдә агач үсәр; Җан кадердән туймас; Күп кочаклаган аз учлар; Йокы кече үлем диләр; Тигәнәк тамырыннан гөл үсмәс; Агач төбе җир булыр, җиргә бетеп (үсеп) ил булыр (Чымбылат); Күл корыса, сазлык булыр, ир картайса, сызлавык булыр (Әтнә); Йомган авызга чебен кермәс (Бәрәзә); Эткә сөяк табыла (Мәңгәр).
Татарның мөстәкыйль милләт, халык буларак киләчәктә дә сау-сәламәт яшәве өчен гасырлар буе берегеп килгән гореф-гадәтләренең, йолаларының исән-имин үтәлә баруы зарур. Милли йолаларыбызны сакларга, тотарга өндәгән мәкальләр алар яшьләрне тәрбияләүгә бүген дә бик кирәкле, кагыйдә сыйфатындагы киңәшләр: Әйтик, алар яшәүнең төп максаты - хезмәткә өнди: Асылташта корт булмас, уч төбендә төк булмас (Күңәр); Иренсәң, иренгә тимәс. Яисә үз эшеңнең остасы булырга кирәклекне әйтә: Каш төзәлде, күз генә урынында юк (Мәңгәр); Ора алмаганның орысы чыгар (Кенәр); Яисә ипине, аш-суны олыла, әрәм-шәрәм итмә, ди: Аш дигәндә аттан төш (Әтнә); Аракы эчмә, аек яшә дип искәртә: Аек теленә баш, исереккә теле баш (Әтнә); Иң кешелекле сыйфатларга ия булырга өнди: Тәвәккәл кала алган (Әтнә).
Безнең як мәкальләрендә яшәештә көн дә кирәкле, бүген дә актуаль әхлакый-тәрбиви киңәшләрне табарга була. Әйтик, яшьләрне уйландыра-борчый торган милек, бай-ярлылар мөнәсәбәте: Байда юләр күп булыр, байлык белән беленмәс; Үзен үзе тыймаган - кеше арасына сыймаган; Кичә агач утырткан, бүген күләгәсендә утырмакчы (Мәңгәр).
Хәзер килеп Казанарты мәкальләрендә уң канатыбыз - ана телебезнең асылы, хәсиятенең, куллану хәленең ничегрәк чагылуын күзәтик.
Иң әүвәле аларда туган телнең милләт, халык төшенчәсеннән аерылгысыз булуы ассызыклана. Үз теле булганда гына кешеләр милләт булып берегә, көн күрә алуы, аны сакларга, буыннан буынга тапшыра килергә тиешлеге икрар ителә. Телсез уйлап-фикерләп тә, шул фикерне бүтәннәр белән уртаклашып-аралашып та булмый. Телебезнең мондый максатта көчле, тасвирлы, бүтән телләрдән һич калышмый торган булуына горурлану хисе дә мәкальләрдә салынган, моннан файдаланырга кирәклеге дә искәртелә: Картлар сүзен капка башына язып куй (Әтнә).
Шул ук вакытта тел турындагы мәкальләрдән кызыклы бер нәтиҗәгә дә киләсең: безнең як мәкальләрендә тел, аның әһәмияте турында гомуми акыл сату, шапырынуларга караганда күбрәк аның гамәли яшәешебездә, ягъни кулланудагы әһәмияте турында бәян ителә. Чынбарлыкта да бит безнең аңда тел төшенчәсе ике яссылыкта яши: беренчесе - фикерләү һәм аралашу өчен корал-инструмент, халыкны халык итеп тоткан нигези мирас, рухый хәзинә, байлык. Монысы Тел дип атала. Аны һәркем уйлау, аралашу өчен бердән-бер корал буларак, хәсиятен, төзелешен, тәэсир мөмкинлекләрен белергә тиеш. Икенче яссылык ул әнә шул корал-хәзинәне көндәлек яшәештә куллану, телдән файдалану. Үзеңдә сүз байлыгын тупларга, барлап, өстәп торырга, аларны гамәлдә куллану алымнарын, осталыгын булдырырга тиешсең. Монысы Сөйләм дип атала. Тел белән Сөйләмне бутарга ярамый, икесе ике нәрсә. Шөкер, соңгы елларда фәндә дә, мәктәптә, югары уку йортларында да сөйләмият фәненә игътибар көчәя бара. Ул кешенең фикерләү, аралашу максатында ифрат бай тел байлыгыннан нәкъ шушы урында белдерергә теләгән фикернең һәм хиснең иң нечкә төсмерләренә тәңгәл тел чараларын (аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, синтаксик бөтен һәм башка берәмлекләрен) сайлап алу гамәлен өйрәтә дә. Мәктәптә тел фәненә бирелә торган кыйммәтле сәгатьләрнең күпчелеге менә шушы максатка тотылырга тиеш. Югыйсә бездә әле унбер ел гомер телнең тарихын, аның төзелешен кайтып-кайтып, кабатлый- кабатлый тукуга исраф ителә. Японнарда, Балтыйк буе илләрендә, мәсәлән, телнең төзелешен бишенче класска кадәр өйрәнеп бетерәләр, аннары инде - аны куллану өлкәсе. Бездә дә сөйләмне гамәли нәтиҗәле итеп өйрәтү өчен фәнни нигез булдырылган. Минем генә дә сөйләмияткә караган биш-алты кулланмам бар. Без сөйләмгә тел берәмлекләрен сайлап алу сөйләм максат-мотивларына таянып башкарыла дип саныйбыз. Ягъни теге-бу сөйләмдә фикерне кем белдерүенә, кемгә юнәлтүенә, нинди нияттән, нинди шартларда (языпмы, әйтепме, ымлапмы һ.б.) карап тел чарасы (һәм телдән башка чаралар -ым, ишарә, тавыш, язу, фото һ.б.) сайлап алына.
Чү, безнең әңгәмә дәрескә әйләнә башлады бугай. Мәкальләребезгә кайтыйк. Хәер, алар да телне куллану кыйбласына игътибар көчлерәк булырга тиешлекне искәртә бит. Диккать итик: бу хакта барлык төбәкләрдә дә әйтелә торган мәкальләрдән безнекеләр сурәтлерәк, тасвирлырак димме. Хәер, табигый ки, үзеңнеке үзәктә инде. Шулай да колак салыгыз әле: Татлы тел тәхет били (Мәңгәр); Яхшы тел - ярым ат бәясе (Әтнә); Йомры телеңне яссы ит, яссы телеңне тасма ит (Әтнә); Авырткан җирдән кул китми, сөйгән җирдән тел китми (Мәңгәр).
Тагын бер хакыйкатькә диккать итик - кулланыштагы, хәрәкәттәге тел турында фикер әйтелгәндә ул күп очракта "сүз" дип тәгаенләнә: Яман сүз яхшы булмас, яхшы сүз яман булмас; Сүз - сүс, ишеп тә була, сүтеп тә була; Сүзне куарсың, артыннан җитә алмассың (Әтнә).
Мәкальдә "сүз" сүзенең әйтелмәве дә ихтимал: "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас (Мәңгәр); "Дыр"га чебен дә кунмый; Аңламасның колагын киссәң дә аңламас (Әтнә); Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле (Чембулат).
Гамәли әһәмиятле бер хакыйкатьне зиһенгә алыйк әле: тел, сөйләм турындагы телбизәкләрдә акыл, фәлсәфә хәсиятләре генә ачылып калмый, алар телне өйрәнергә дә булышып куя. Мәсәлән, сүзлек байлыгын эстәргә өстәмә мәгълүмат бирә. Әйтик, яшьләрдән кем бүген нәзерне белә. Ә мәкальдә ул сүз сакланган: Нәзер - җаныңа хәзер (Әтнә); Бүгенге кулланыш өчен яңа термин, неологизмнар ихтыяҗы туганда да шул мираска мөрәҗәгать итәргә була: Күптән түгел Алтмышка җиткәч рәва җан (Әтнә) дигән мәкальгә юлыктым. Рәва җан бүгенге мохитеннән аерылган, ягъни бәйсез, үз көенә җибәрелгән кеше икән. Ә без лаеклы ялда дип урысчага охшатып ясалма гыйбарә уйлап чыгарганбыз.
Адәм баласы - акыл белән хиснең камил кушылмасы. Ул иң гади нәрсәләрне дә сурәт рәвешендә, тасвир белән уйларга, әйтеп бирергә сәләтле. Тик бу үзеннән-үзе килми. Бу - тәрбия нәтиҗәсе. Ә тәрбиягә нигез ул - тел. Татар теле - күчерелмә мәгънәгә сәләтле иң бай телләрнең берсе, дидек. Сүз белән сурәт ясау осталыгына ирешү өчен безнең як теленең бөтен мөмкинлекләре бар. Мәкальләр моңа да дәлил. Менә җыентыкта Казанартыннан теркәлгән кайбер мәкальләрнең сурәт ясау мөмкинлекләренә мисаллар:
Сүз сурәт: Шәһәрнең ишеге күп (Әтнә). Гап-гади ишек, күп сүзләренең фәлсәфи яссылыктагы икенчел мәгънәләре белдерелгән; Гыйбарә сурәт (синтаксик фигуралардан чагыштыру, гипербола, антитеза һ.б.): Үги әни - усал үгез мөгезе (Түбән Шашы); Тукранның балтасы борынында (Киме); Бөтен бер манзара сурәт, хәтта сюжетлы бер хикәят: Тычкан таяк белән йөргән заман (Әтнә, Фәрдәнә әби); Мич башым пулатым, сәндерәм - чарлагым, менәрмен дә төшәрмен (Мәнгәр). Мәкальдә телнең бик нечкә тасвир чараларын табып була. Менә гиперболик сурәт, күпертеп җибәрү: Кырын утыргач кырык кеше бер чабатага сыйган имеш (Әтнә).
Мәкаль - ул сөйләмеңне баету өчен, әйтик, синоним, сирәк очрый торган сүзләр табу чыганагы да. Бары тигез оҗмахта мәкаленә Бар да тигез җәннәттә (Мәңгәр) варианты бирелгән; Куен дәфтәремә чак - начар синонимын теркәп куйганмын; Өндәүсез килгән мендәрсез утырыр (Шашы) мәкалендә "өндәү" сүзенә диккать ителгән. Без бит аның бер генә мәгънә төсмеренә күнеккәнбез: дәшеп, нәрсәгәдер кушу, көчләү төсмере бар. Ә мәкальдә ул чакырып, үтенеп дәшү төсмерендә. "Приглашение" мәгънәсендә бездә чакыру активлашкан, өндәү урынлы буласы икән.
Димәк ки, нәтиҗә ясала: пассивлашкан сүзләрне мәкальләр ярдәмендә активлаштырырга була: әйтик, йөзлекнең элекке мәгънәсен. Йөзлекне юнма, бурыч ясыйсың (әҗәткә алган саен сәке йөзлеген юнып куя торган булганнар). Бүген активлаштырырга мөмкин булган тагын берничә сүз: Ярлы көнең ялыныч. Хуҗалыкта аркан өзеге дә эшкә ярый; Чирмеш кызы чирәмдә, татар кызы тарлауда (Әтнә).
Вакыт-вакыт мәкальләр укып, сирәк кулланыла торган сүзләрне очратып та сокланасың, уйланасың, сөйләмеңне баетыр өчен мөмкинлек табылуга сөенәсең. Менә шундый хис кичереп, куен дәфтәремә: сөмәйгән, ялпайган, төрпәйгән сүзләрен төртеп куйганмын.
Хөрмәтле укытучыларыбыз яхшы белә: тел дәресләрендә өйрәтелә торган кагыйдәләргә дәлил, мисалларны мәкальләрдән алу тәэсирле. Әйтик, татарның үзенә генә хас парлы сүзләренә күплек кушымчасы өстәлми, дигән кагыйдә бозылмаска тиеш. Казанартыбызда телевидениедә, кайбер радиоларда хата әйтелгәнчә бала-чагалар, явым-төшемнәр димиләр. Мәкальләребездә тәм-том, азык-төлек, мал-туар, бәла-каза һ.б. бары шушы рәвешле генә әйтелә. Аларда парлы сүзләрне ясауның төрле формалары күзәтелә, өйрән, куллан гына: Чакма-чокма үз илеңнән чыкма (Әтнә);
Телне куллану барышында кирәкле кагыйдәләрне өйрәнгәндә дә, килеп туган сорауларга җавап эзләгәндә дә мәкальләрдән мисал җиңел табыла, мәкаль үзенә күрә бер сабак-дәрес була ала. Менә: Ышанма дустыңа, ут ягар кушыңа дигән мисалда (Әтнә) кушыңа нәрсә ул? Сөйләмдә авазларны, иҗек, кушымчаларны кыскарту кагыйдәсе искә төшә: алып китәм - апкитәм; Монда исә куышыңа кушыңага әйләнгән. Яисә сөйләмдә авазларның үзгәрүе: Үнәре (һөнәре) бар үргә йөргән (Әтнә).
Гомумән дә, Казанарты сөйләмендә аны тәэсирле итү өчен төрледән-төрле чаралар мул кулланыла. Безнең сөйләм көйле-моңлы, аһәңле: Ишетмәсәң ишет, урман арты (яисә Мәңгәр яны) Кишет (Әтнә); Анда җорлык, шуклык-шаянлык, төрттерү, фаҗигага да елмаеп карау: Ат күк ат типсә ярар иде, аның да корчаңгысы тибеп хур итә (Киме); Кырга чәчкәне - кырда калган, отчет чәчкән - орден алган (Әтнә).
Шушында бүленеп, бер тын алыйк әле. Текстны укучыга ул үзенә күрә бер өстәмә чыганак та була ала. Мин аны үзем дә бу язманы басмага әзерләгәндә өстәмә материал буларак җентекләп өйрәнгән идем - мәшһүр язучыбыз, Казанарты әдибе Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнева җыеп туплаган "Сызып ак нур белән... Шәхесләребез тарихыннан. Фәнни-публицистик мәкаләләр" дигән җыентыгы (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.- 583 б.).
Андагы "Шагыйрьнең бишеге" дигән мәкаләне (170-203 битләр) элек тә "Әдәбият һәм чынбарлык" җыентыгыннан (Казан, 1987) укыганымны язмам башында әйткән идем инде. Ә бу юлы мин аны максатчан, ягъни Казанартының ана теле белән багланышын махсус анализлау-өйрәнү өчен укыдым. Әйе, "Казанарты - ана телебезнең тәхете" дип бер мин генә горурланмаганмын, шушы хакыйкатьне бер мин генә исбат итәргә алынмаганмын икән. Әдип Мөхәммәт Мәһдиев тә бу тезисны исбатлауга саллы, фәнни дәлилләр китергән. Менә аның мәкаләсеннән гомуми тел мәсъәләләренә, халык авыз иҗаты, аны туплау эше, аерым алганда Н.Исәнбәт белән бәйле мәгълуматка кагылган өзекләр:
"Әнә шул бай калейдоскоп эчендә (марилар, удмуртлар, руслар белән аралашып яшәү) татарның әдәби теле сакланган: Казан арты татарлары турында фикер йөртеп, Тукай болай ди: "Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим" (С.Сүнчәләйгә хаты. 1910, 9 ноябрь) (171 б.);
" Казан артына күчеп килгән бу халык мари, удмурт халкы белән тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала. Казан артындагы байтак татар авылын халык әле дә булса "ар" авылы дип йөртә ("ар" дип удмуртларны атап йөрткәннәр) һәм аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләшләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора (171 б.);
"Элеккеге шәһәр халкының токымы монда сәүдә- промышленностьны җәелдереп кенә калмаган, Казан артына үз халкын, үз культурасын, гадәтен, иҗатын да сеңдерә башлаган. Җир эшкәртә, иген игә, урман кисә, умарта, терлек-туар асрый башлаган элеккеге шәһәр һәм бистә халкы җирле крестьяннарның авыз иҗатына шәһәр культурасын үрә башлаган. Нәтиҗәдә авыл халкының авыз иҗаты белән шәһәр халкының авыз иҗаты кушылып, бер-берсен баету нигезендә, фольклорның аерым бер катлавы - ике культураның синтезы туган. Казан артының җырга, мәкаль-әйтемгә, сынамышларга, әкиятләргә аеруча бай булуы әнә шуннан килә. Кызганычка каршы, заманында Казан артының үз Каюм Насыйрие тумый калган, әмма Тукай китапларына кергән җырларның, әкият, мәкаль-әйтемнәр, афоризмнарның барысы да диярлек Казан артыныкы..." (172 б.);
Үзебездән өстик, Г.Тукай ул әсәрләрен Уральскида язган. Ә Уральски, Троицкий (Төрски), Оренбург Казан артыннан килгән җирсез, әмма тырыш, белемле эшмәкәрләрнең сәүдә, сәнәгать эшчәнлеге аркасында телне, белемне саклаган. Анда баегач, үз илләренә кайтып мәчет, мәдрәсә салдырганнар. М.Мәһдиев моңа бихисап мисал китерә.
"Ни өчен бу шәһәрләр? Чөнки алар - Урта Азия, казах-кыргыз далалары белән эчке Россия базарларын тоташтыручы олы юл өстендә капка. Казах-кыргыз далаларыннан Россия фабрикаларына чимал җыю, озату өчен татарлар иң кулай кешеләр булып чыга (сәүдә юлында йөргәнлектән, телләр белү, шомарган булу зур роль уйный, әлбәттә), һәм Казан артының җирсез халкы бик күпләп шул якка күчә. Игьтибар итик: Кырлайдан Габдулланы алып китүче Бәдри солдат 1898 елда Уральск шәһәренә күчкән, һәм ул бер дә изелгән татар түгел. Игътибар итегез:, Казанда бары тик гостиницага гына туктала (Тукай Г. Әсәрләр, 5 томда. 4 т. - 26 б.). Аның Сәгъди абзый белән сөйләшкәненә игътибар итегез; "Юк, сез ни имеешь права кеше баласын тотып торырга ...". Ятим малайның киләчәк язмышын хәл итүгә әнә шулай дәүләт теле һәм элементар юристпруденция катнашкан. Юл йөргән кеше андыйның рәтен белә инде ул..." (174 б.).
"Мәдрәсә акча булган җирдә генә яши ала. Мәңгәр-Әтнә байлары - шулай Кышкарда, Иске Масра, Курса сәүдәгәрләре Югары Курсада заманына күрә зур уку йортлары салып куялар. Казан артында шәһәр традициясе буенча укымышлылык, китап язу, гыйлем эстәү дәвам итә. Әйтик, Ш.Мәрҗәнинең әтисе Баһаветдин - Казан артының мәктәп-мәдрәсәләрендә күптөрле фәннәр укыткан, гыйлемлеге белән мәшһүр кеше - Урта Азия галимнәре белән арадаш булган. Шиһабетдиннең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр - Ашыт авылының зур укымышлысы. Оныгы Шиһабетдиннең формалашуында аның роле зур булган. Әтисе ягыннан бабасы Солтан - гарәпчә һәм фарсыча зур мәгълүматлы кеше - үз гомерендә берничә китап күчереп язган, оныгының тарихчы булып китүенә беренче этәргеч ясаган. Казан артының Ташкичү һәм Япанчы исемле кечкенә генә авылларында Шиһабетдин ата-бабасының зур-зур китапханәләре булган. Ә авыл җирендәге китапханә акрын хәрәкәт итүче "шартлаткыч" кебек: ул гасырлар өчен эшли, акрын, эзлекле, әмма нәтиҗәле эшли" (175 б.).
"Шунысы характерлы: Казан арты сәүдәгәре, кая гына барып чыкмасын, эше рәтләнеп китүгә, шул төбәктә мәдрәсә сала. Мәдрәсә сала, үзе белән китап, кульязма алып бара, төрки халыклар арасында шуны тарата. Арада дин китабы да байтак булгандыр, әмма тарихта алары түгел, ә чын әдәбият кына файдалы эз калдыра. Әйтик, "Кыйссаи Йосыф" әсәренең бүгенге фәнгә билгеле булган 115 данә кулъязмасыннан 12 данәсе Казан артыннан табылган" (175 б.).
"Мәрҗани бервакыт В.В.Радловның өендә булып кайткач: " Радловның кызлары... музыка белә икән. Сез дә дөм сукыр булып үсмәгез", ди.
Мәрҗанинең фикерен дәвам иттереп, Хәсәнгата Габәши яза: "Музыка табигатькә тәэсир итә, халыкны күркәмләндерә, вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә - бонлар, шиксездер, фән күрсәтүе илә сабиттыр" ("Мәрҗани", Казан, 1914, 187,497,563 б.) (186 б.).
"Безнең фольклор галимнәре (Н.Исәнбәттән башкалары) әдәби телебезнең ХУ1 йөз Казан шәһәр теле белән Казан арты авыл теле катнашмасы нигезендә туган халык иҗаты әсәрләре җыю буенча Арча - Әтнә - Дөбьяз - Балтач регионын гел читтә калдырып килгәннәр. Югыйсә фольклорчы Хуҗа Бәдигый Венгриядән килгән галимне 1907 елда нәкъ менә фольклор оясына - Курса авылына алып барган. Юлий Мейсарош белән бергә алар бик күп мәкаль-әйтем җыялар. 1912 елда Х.Бәдигый бу мәкальләрне аерым китап итеп бастырып чыгара. Казан арты җырга, бәеткә, әкияткә, мәкальгә гадәттән тыш бай: һөнәрле, сәүдәле, юл йөрешле, базарлы һәм иген-таулы җирдә шунсыз мөмкин түгел..." (191 б.).
"Базар йөрү, юл йөрү ул - шәхес эше. Казан артында элегрәк елларда һич тә "Казанга бардым" дип сөйләшмәделәр. "Казан йөрү", "Базар йөрү" дип кенә әйтелә иде ("Юл йөрү" мөстәкыйль, фәлсәфи эчтәлекле тезмәгә әйләнгән - И.Н.). "Йөрү" зур сүз, бу инде атлау гына түгел, ә ил-җир күрү, агай-эне, татар, урыс, мари, мордва белән аралашу, ипле тормыш кору мәсьәләсен киңәш-табыш итү дигән сүз. Базар, сәүдә юлы нәкь крестьян хезмәте кебек үк: шәхес ясый, шәхес эшли. Ә андый "эшләнгән" шәхес киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. Бәдри солдатны хәтерләгез: "Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга..." Бу шәхес тарихта үз сүзен әйтәчәк, бу патша түрәсе яткырып сукканда "ләббәйкә" дип тормаячак..." (197 б.).
"И агайне! Г.Камалның әтисе туган Сикертән авылында бер-беренә дәшүнең иң популяр формасы шул: "агайне". Сикертәннәр әле аны үзләренчә әйтәләр: "агайны". Бу урыслардагы "дружище". Англия, Америка Кушма штатлары, Канада кебек илләрдәге "сэр", Фрациядәге "мосье", Италиядәге "синьор", Төркиядәге "әфәндем" кебек сүзләр дәрәҗәсендә. Япониядә, ялгышмасам, бу урында "сан" сүзе кулланыла булса кирәк, Безнең Сикертәндә "агайны" (200 б.).
Түгәрәклик. Казанартыбыз - туган туфрагыбыз-илебез булганда без әле яшәрбез, телебез булганда без әле милләтебез - татарлыгыбызны саклый алырбыз. Иле барның теле бар гыйбарәсе безнең якта тугандыр. Тел белгән - дана (ягъни белгеч), тел белмәгән - бәла дигәнен дә (Кышкар) яшьләр ата-баба васыяте дип зиһенгә уеп куядыр. Ана телебездә уйласа, сөйләшсә, эш йөртсә, яшьләребез төшеп калмас. Бу хакыйкатьне без Каюм Насыйри сүзләре белән беркетергә күнеккән: туган телен белгән чит телләрне дә җиңел үзләштерә. Ә күптән түгел мин бик акыллы егет - композитор Илмир Низамовның радиода белдергән фикерен ишеттем: үз телен белмәгән кеше чит телне өйрәнергә алынмасын, ул аны барыбер җүнләп өйрәнә алмый. Менә бу акыллы фикер Казанарты яшьләренә дә кагыйдәгә әйләнсен иде. Яшәсен Казанарты! Яшәсен ана телебез! Рәхмәт бу язманы түземлек белән укып чыгучыларга. Ана телебез һәркайсыгызга яшәү таянычы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев