Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда 19 яшьлек кызны көчләүче җинаятьчене эзлиләр

Җинаятьче кызның артыннан фатирына бәреп кергән һәм көчләп чыгып киткән. (Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Казанда полиция 19 яшьлек кызны көчләүче җинаятьчене эзли. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кыз 25 декабрьдә полициягә гариза язган. Ул төнге унбер тирәсендә өенә кайтып барганда, ишекне ачкач,...

Җинаятьче кызның артыннан фатирына бәреп кергән һәм көчләп чыгып киткән.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Казанда полиция 19 яшьлек кызны көчләүче җинаятьчене эзли. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыз 25 декабрьдә полициягә гариза язган. Ул төнге унбер тирәсендә өенә кайтып барганда, ишекне ачкач, арттан билгесез кеше килеп кергән һәм көчләп чыгып киткән.

Бу очрак буенча "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" һәм "Торакның кагылгысызлыгын бозу" маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Кыз сүзләре буенча фоторобот төзелгән. Ир чама белән 30-40 яшьтә. Буе 175-180 см.

Бу кешене күрше йортлардагы видеокамералар да төшергән.

Бу җинаять турында мәгълүматка ия булган һәркемне (843) 294-50-75, 89172990671, 89655870784 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев