Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда автобуслар бәрелешкән

Мәскәү урамында "37"нче маршрут автобусы "35А"ны куып җитеп төрттергән. Яхшы төрттергән, ике пассажир җәрәхәтләр алган. Казанда маршрут автобусларының берсен икенчесе узып, куыша-куыша чабулары инде гадәти хәлгә әйләнеп бара бугай. Аларны да аңларга була - акча артыннан куалар, җитәкчеләре шундый хәлгә куйды бит. Ә шул автобусларга утырып йөрүче шәһәрнең меңләгән, нинди...

Мәскәү урамында "37"нче маршрут автобусы "35А"ны куып җитеп төрттергән. Яхшы төрттергән, ике пассажир җәрәхәтләр алган.

Казанда маршрут автобусларының берсен икенчесе узып, куыша-куыша чабулары инде гадәти хәлгә әйләнеп бара бугай. Аларны да аңларга була - акча артыннан куалар, җитәкчеләре шундый хәлгә куйды бит. Ә шул автобусларга утырып йөрүче шәһәрнең меңләгән, нинди ул, миллионлаган халкы турында уйлый микән алар?

Бу юлы автобусларның берсендә - 15, икенчесендә 12 пассажир булган. Берсенең аягы җәрәхәтләнгән, икенче бер студент кыз баланың борыны сынган, иренендә гематома һәм җәрәхәтләр, ди.

Бу хакта "АиФ Казан" хәбәр итә. Фото да шушы чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев