Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда балалар өчен бушлай спорт зал ачылды

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен бушлай спорт залы ачылды

Казанда «Талантика» яшүсмерләр клубының беренче катында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен спорт залы ачылды. Биредә алар махсус тренажерларда бушлай шөгыльләнә алачак, Бу турыда Казан мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт залы Окольная урамы, 94 адресы буенча урнашкан. Әлеге җайланмалар аларга буыннарга дөрес йөкләнеш бирергә һәм мускулларның төп төркемнәрен эшләргә ярдәм итәчәк.

Спортзал тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә, шуңа күрә ата-аналар балаларны инвалид коляскаларында яки башка җиһазларда тыныч кына китерә алачак, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Аны Казан шәһәре башкарма комитеты, «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» һәм шәһәрнең ярдәмчел кешеләренең иганәләре ярдәмендә ачканнар.

Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/sport/09-09-2020/kazanda-s-lam-tlek-m-mkinlekl-re-chikle-bulgan-balalar-chen-bushlay-sport-zaly-achyldy-5769691

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев