Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда бер ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Кызның үле гәүдәсен Петербург урамындагы бер йортта табып алганнар. (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанда бер ир-ат үги кызы белән җенси мөнәсәбәткә кергән, ә тегесе бу хакта әнисенә сөйләп биргәч, аны үтергән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Кызның үле гәүдәсен узган шимбәдә...

Кызның үле гәүдәсен Петербург урамындагы бер йортта табып алганнар.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанда бер ир-ат үги кызы белән җенси мөнәсәбәткә кергән, ә тегесе бу хакта әнисенә сөйләп биргәч, аны үтергән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Кызның үле гәүдәсен узган шимбәдә Петербург урамындагы бер йортта табып алганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, кыз - әнисе, энесе һәм үги әтисе белән яшәгән. Әлеге фаҗигагә кадәр ул әнисенә үги әтисенең аны мәсхәрәләве хакында сөйләгән. Хатын шунда ук ирнең өйдән чыгып китүен таләп иткән. Соңрак бөтен гаиләләре белән улларын спорт секциясенә озата киткәннәр. Петербург урамында ир күпмедер вакытка үги кызы белән икәүдән-икәү кала, шуннан соң хатынына шалтыратып, кызны үтерүе хакында әйтә. Аннары Һади Такташ урамындагы гаражлар территориясендә үз-үзенә кул сала.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/19/158307/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев