Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән бәрелешкән һәм күлгә төшеп киткән

Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән «маңгайга-маңгай» килгән, шуннан соң агачка бәрелеп күлгә төшеп киткән, машинаның пассажиры һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә көндез «БМВ» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе Ферма шоссесындагы 39нчы йорт каршында 23 яшьлек егет...

Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән «маңгайга-маңгай» килгән, шуннан соң агачка бәрелеп күлгә төшеп киткән, машинаның пассажиры һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә көндез «БМВ» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе Ферма шоссесындагы 39нчы йорт каршында 23 яшьлек егет идарә иткән «Ямаха» мотоциклы белән бәрелешә. Шуннан соң чит ил машинасы кюветка оча, агачка бәрелә һәм Югары Кабан күленә төшеп китә.

Авария нәтиҗәсендә машинаның пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлак була.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев