Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда чит ил машинасын йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторын махсус бәрдергән

Гадәттән тыш хәл Ямашев пропекты һәм Мусин урамы чатында килеп чыккан. (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторын махсус бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 9 сентябрь иртәсендә Сәлимҗанов һәм Пушкин урамнары чатында «Ауди А6» автомобиле йөртүчесе...

Гадәттән тыш хәл Ямашев пропекты һәм Мусин урамы чатында килеп чыккан.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторын махсус бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

9 сентябрь иртәсендә Сәлимҗанов һәм Пушкин урамнары чатында «Ауди А6» автомобиле йөртүчесе юл-патруль инспекторының туктау турындагы таләбен игътибарсыз калдыра. Полиция хезмәткәрләре машинаны куа китә. Алар транспорт чарасын Ямашев пропекты һәм Мусин урамы чатында туктата. Тоткарлау вакытында чит ил машинасы йөртүчесе юл-патруль хезмәте хезмәткәрен бәрдерә һәм имгәтә.

Автомобиль руле артында 30 яшьлек исерек ир-ат утырган була. Тоткарланучы элегрәк тә үтерү, караклык, талау һәм хулиганлык буенча хөкемгә тартылган.

Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, хокук бозучыга карата «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлне ачыклау өчен тикшерү уздырыла.

Чыганак. http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/14/148297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев