Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр колагына - Казанда дөнья чемпионаты барышында юллар кайда һәм кайчан ябыла

ЮХИДИ идарәсе Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты барышында кайда һәм кайчан, нинди юллар ябылып торачагы турында хәбәр итте. Казан урамнарында юл хәрәкәтен вакытлыча чикләү графигын да игълан иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә хәбәр иттеләр. Бу гамәл шәһәр башкарма комитетының карары нигезендә башкарыла һәм үз эченә 24, 26 июльләрне,...

ЮХИДИ идарәсе Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты барышында кайда һәм кайчан, нинди юллар ябылып торачагы турында хәбәр итте.

Казан урамнарында юл хәрәкәтен вакытлыча чикләү графигын да игълан иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә хәбәр иттеләр.

Бу гамәл шәһәр башкарма комитетының карары нигезендә башкарыла һәм үз эченә 24, 26 июльләрне, 1 һәм 9 августларны ала.

24 июль көнне чемпионат ачылышы белән бәйлесе хакында алдарак хәбәр иткән идек инде. 26 июль көнне 11.00дән 17.00гә кадәр Бичурин урамы буйлап С.Хәким-Чистай урамнары вакытлыча ябыла. Монда "Пилигрим" программасы ачылышы уза.

1 август көнне 7.00-17.00 сәгатьләрдә Оренбург трактыннан һәм Ферма шоссесыннан Идел буе районының Каенлыгына илтүче юлны да шул ук язмыш көтә. Сабантуй узачак.

9 августта 06.00-23.00 сәгатьләрдә Мусин урамыннан Әмирхан урамына кадәр С.Хәким урамы буйлап һәм С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр Бичурин урамы буенча да вакытлыча чикләү була. Бу көнне чемпионатны ябу тантанасы уза.

Теләгән җиргә җәмәгать транспортында бару мөмкинлеге бар. Берәр чарага билетыгыз булса, транспортта бару бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев