Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге Россиякүләм ярышлар уза

2018 елның 24 февралендә, бүген, Казанның "Ак барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган Россиякүләм ярышлар узачак. Көч сынашуда 1999 елда туган һәм өлкәнрәк ирләр һәм хатын-кызлар катнаша. Чараны Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Республиканың Джиу-джитсу...

2018 елның 24 февралендә, бүген, Казанның "Ак барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган Россиякүләм ярышлар узачак.

Көч сынашуда 1999 елда туган һәм өлкәнрәк ирләр һәм хатын-кызлар катнаша. Чараны Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Республиканың Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре берлеге, "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "ТР Вакф" фонды, "Мәрҗани" мәчете. Турнир беренче тапкыр РФ спорт министрлыгының Бердәм бөтенроссия спорт чаралары календарь планына 8348 номеры белән кертелгән һәм Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла.

Спорт ярышларында төбәк федерацияләренең әгъзалары булып торган Россиянең иң көчле спортчылары катнаша: джиу-джитсу буенча 1 разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булган ир-атлар һәм хатын-кызлар. Барлыгы 100-дән артык спортчы.

Ир-егетләр 56, 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югарырак авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 49, 55, 62, 70 һәм 70 килограммнан югарырак авырлык каралган.

Ярышларның приз фондын шәхси-команда Кубогы һәм медальләр, шулай ук Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре Берлеге, "Мәрҗани" мәчетенең истәлекле бүләкләре тәшкил итә. Моннан тыш, ир-атлар арасында Татарстанның рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗга юллама да уйнатыла.

Турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең "кара каплан" борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле. Джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына беренче ярышлар былтыр узды.

http://dumrt.ru/news/news_19641.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев