Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда “Ефәк юлы” экипажы юл һәлакәтенә очраган - "Әтнә таңы"

Казанда "Ефәк юлы" экипажы юл һәлакәтенә очраган. Кичә кич Казанда Ершов һәм Әбҗәлилов урамнары чатында җитди юл һәлакәте килеп чыга. Биредә "Ефәк юлы" ралли-рейдында катнашучы, Кытай спортчылары утырган Land Cruiser автомобиле "Лади Приора" белән бәрелешә, дип хәбәр итә "Казан репортеры". Фаразларга караганда, 469 номерлы Кытай экипажы Совет мәйданына таба хәрәкәт...

Казанда "Ефәк юлы" экипажы юл һәлакәтенә очраган.

Кичә кич Казанда Ершов һәм Әбҗәлилов урамнары чатында җитди юл һәлакәте килеп чыга. Биредә "Ефәк юлы" ралли-рейдында катнашучы, Кытай спортчылары утырган Land Cruiser автомобиле "Лади Приора" белән бәрелешә, дип хәбәр итә "Казан репортеры".

Фаразларга караганда, 469 номерлы Кытай экипажы Совет мәйданына таба хәрәкәт итә һәм тиешле булмаган урында заправкага борылырга тели. Бу вакытта каршы як полосадан "Приора" җилдерә. Россия машинасын йөртүче тормозга басарга өлгерми кала һәм Land Cruiser автомобиленә килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә, Land Cruiser яны белән әйләнә. "Лада Приора"да утырып барган пассажир ханымның баш мие селкенә һәм борыны сына. Аны һәм Кытай спортчыларын хастаханәгә озаталар.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59800-kazanda-%E2%80%9Cef%D3%99k-yulyi%E2%80%9D-ekipazhyi-yul-%D2%BB%D3%99lak%D3%99ten%D3%99-ochragan-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев