Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда "Халык инспекторы" яхшы эшли - "Әтнә таңы"

Интернет челтәреннән алган хәбәрләргә караганда, Казанда «Халык инспекторы» ярдәмендә 13,5 мең юл кагыйдәләрен бозучы ачыкланган. "Халык инспекторы" 2014 елның ноябреннән бирле эшли. Бу чорда Казанның ЮХИДИенә шәһәр халкыннан 12,5 мең хәбәр кергән. Әлеге фотофакт-хәбәрләр нигезендә юл кагыйдәләрен бозган өчен 13,5 мең йөртүчене штрафка тартканнар. Шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына машина...

Интернет челтәреннән алган хәбәрләргә караганда, Казанда «Халык инспекторы» ярдәмендә 13,5 мең юл кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.

"Халык инспекторы" 2014 елның ноябреннән бирле эшли. Бу чорда Казанның ЮХИДИенә шәһәр халкыннан 12,5 мең хәбәр кергән. Әлеге фотофакт-хәбәрләр нигезендә юл кагыйдәләрен бозган өчен 13,5 мең йөртүчене штрафка тартканнар.

Шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына машина белән җәяүлеләрне бәрдереп китүләрен истә тотып, гражданнардан тиешле урында җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт ияләре турында хәбәр итүне сорыйлар.

Видеода автомобильнең теркәү номерлары, җәяүле һәм "Пешеходный переход" яки тиешле билгесе күренергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев