Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда хатын-кызларны гинеколог-климактологта тикшерелергә чакыралар

КФУның Университет клиникасында 40 яшьтән узган хатын-кызлар тикшеренү уза ала.

КФУның Университет клиникасында хатын-кызлар гинеколог-климактологта тикшерелергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтехәбәр итте.

"Хатын-кызлар 40 яшьтән соң климакс симптомнарыннан еш җәфа чигә. Һәм бары тик бик азлар гына табибка мөрәҗәгать итә, үзләренең начар хисен яшь үзгәрешләре белән һәркайчан да бәйләми", диелә бу хәбәрдә.

Менопауза вакытында хатын-кызларны барыннан да ешрак борчый торган кан тамырлары бозылулары була. "Артериаль кан басымы һәм йөрәк тибүе арту, баш авыртулары, баш әйләнү – терапевт, невролог, кардиолог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә", диелгән министрлык хәбәрендә.

КФУ клиникасы Казандагы Достоевский урамында 40/6 йортында урнашкан.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186843/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев