Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Нәүрүз бәйрәме була

Татарстан халыклары ассамблеясе Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра. 25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе матбугат хезмәте җиткерә. Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан...

Татарстан халыклары ассамблеясе Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра.

25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе матбугат хезмәте җиткерә.

Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан кайбер илләрдә озын яллар бирелә.

Татарстан халыклар ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, милли традицияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итү мөмкин булачак.

Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыкларының Дуслык йорты тарафыннан оештырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/23/137258/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев