Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда поезд хатын-кызны бәргән

Хәзерге вакытта вакыйга булган урында тикшерү бара.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда поезд хатын-кызны бәреп киткән. Зыян күрүче шунда ук җан биргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Иртәнге 8дә «Компрессорный» станциясеннән ерак түгел, поезд юл буйлап атлаган хатын-кызны эләктерә. Алган җәрәхәтләрдән ул вафат була.

Хәзерге вакытта вакыйга булган урында тикшерү бара, шулай ук барлык хәлне ачыклыйлар, тимер юл хезмәткәрләренең никадәр дәрәҗәдә гаепле икәнен билгелиләр.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев