Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр, Татарстан Республикасы һәм Казанның туган көне уңаеннан чаралар старт алды

Бу уңайдан бик күп мәдәни программалар әзерләнгән. Гадәттә ул шәһәр районнарының махсус программалары белән старт ала. Хакимиятләр көче беләнгаилә ярышлары, балалар өчен иҗади конкурслар, урам сәүдәләре һәм төрле уеннар оештырыла. 30 август алдыннан шәһәрнең ачык мәйданнарында күп кенә кызыклы мәдәни чаралар үтәчәк. 28 август көнне "Казан-Арена" каршында "Җыр бәйрәме" булачак....

Бу уңайдан бик күп мәдәни программалар әзерләнгән.

Гадәттә ул шәһәр районнарының махсус программалары белән старт ала. Хакимиятләр көче беләнгаилә ярышлары, балалар өчен иҗади конкурслар, урам сәүдәләре һәм төрле уеннар оештырыла.

30 август алдыннан шәһәрнең ачык мәйданнарында күп кенә кызыклы мәдәни чаралар үтәчәк. 28 август көнне "Казан-Арена" каршында "Җыр бәйрәме" булачак. Ул "Хор Турецкого"ның 25 еллыгына да багышлана. 29 август көнне Кремль яр буенда "Мәдәниятләр мозаикасы" исемле республиканың Беренче этноконфессиональ фестивале уза. 29-30 августларда "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә "Фанфары Казани" исемле тынлы оркестрның IV Бөтенроссия фестивале уза. 29 август көнне үзенчәлекле фестиваль программасыннан соң үзгәртеп төзәтелгән "Лядской сад" ачыла.

30 август көнне Казан ратушасында тантаналы җыелыш була: республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыралар, шәһәрнең мактау китабына яңа исемнәр кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев