Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда WorldSkills турында Итальян сәясәтчесе: "Монда барысы да искиткеч»

Оештыручылар һәм волонтерлар хезмәте Татарстан данын яклый, дип саный Клаудио Коминарди.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылуын 20 августта отставкага киткән Италия Премьер – министры урынбасары Джузеппе Конте составында хезмәт һәм социаль сәясәт министры урынбасары Клаудио Коминарди таң калдырды. Бу хакта Итальян сәясәтчесе «Татар-информ»МА корреспондентына сөйләде. «Быел чемпионатны оештыру дәрәҗәсе мине таң калдырды.

Биредә барысы да искиткеч: ачылыш тантанасыннан алып ярышларга кадәр. Оештыручыларны һәм волонтерларны котлыйм, үз эшләре белән алар Татарстан Республикасы данын яулыйлар», - диде ул.

Мондый дәрәҗәдәге ярышлар мәгариф үсешенә генә ярдәм итеп калмый, яшьләрне дә кызыксындыра, дип саный сәясәтче. "Италия шагыйре Данте Алигьери, без яхшы белемгә омтылу өчен тудык, диде. Мин әлеге яшьләр укытучылар һәм экспертлар җитәкчелегендә интеллектуаль үсәчәк һәм җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертер дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады Коминарди.

 

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/25/660399/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев