Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда - янгын

Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән. (Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанның Сибгат Хәким урамындагы бер йортның офисында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Ике бүлмәле офис бинасы торак йортның беренче катында урнашкан. Янгын иртәнге тугызынчы яртыда чыккан....

Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанның Сибгат Хәким урамындагы бер йортның офисында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ике бүлмәле офис бинасы торак йортның беренче катында урнашкан. Янгын иртәнге тугызынчы яртыда чыккан. Урынга газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең ике звеносы хезмәткәрләре килгән.

Алар килгәндә офиста җиһазлар һәм оргтехниканы ялкын телләре камап алган була инде. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр аны тиз арада сүндергән.

Күршедәге бүлмәләргә зыян килмәгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157693/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев