Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда янгын чыккан «Слобода» сәүдә павильоны сатучылары: «Күп товарлар янып беткән, калганнары да сату итәрлек түгел инде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казанда базарлар яну дәвам итә, бу юлы ут Колхоз базары янындагы «Слобода» сәүдә павильонында чыкты. Бу хәл кичке алтылар тирәсендә, сәүдәгәрләр өйләренә кайтып киткәч булган. Янгын турында иң беренче каравылчы белеп алган. Сигнализация пультына сигнал килүгә үк ул янгын сүндерүчеләрне чакырган. Янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил итә, зыян күрүчеләр...

Казанда базарлар яну дәвам итә, бу юлы ут Колхоз базары янындагы «Слобода» сәүдә павильонында чыкты. Бу хәл кичке алтылар тирәсендә, сәүдәгәрләр өйләренә кайтып киткәч булган. Янгын турында иң беренче каравылчы белеп алган. Сигнализация пультына сигнал килүгә үк ул янгын сүндерүчеләрне чакырган. Янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил итә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе әлегә тикшерелә, беренче мәгълүматлар буенча ул электр линиясендәге кыска ялганыш аркасында чыккан дигән фараз бар. Сәүдә урыннарында эшләгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр безгә янгынның электр-техник сәбәпләрен ачыклау эшләре әле бара гына дип белдерде.

Биредә сату итүчеләр сәүдә ноктасына бүген иртәнге сәгать сигездә үк килеп басканнар иде. Павильонны сәгать тугызда гына ачтылар. Сатучыларны берәмләп чират буенча гына керттеләр. Алар белән тикшерүчеләр эшли, товарлары хисапка алына. Әмма күп товарлар янып беткән, аннан бернәрсәне дә алып чыгарлык түгел, диләр сәүдә урыннарына кереп карап чыккан кешеләр.

Павильонның икенче башын янгыннан саклап кала алганнар. Кайбер эшмәкәрләрнең товарлары исән калган, әмма аларга төтен исе йоккан.



- Алар белән сату итәрлек түгел инде, юсаң да бетми бит ул, - ди бер сатучы.
Эшмәкәрләрнең кайберләре павильон администраторыннан яңа сату нокталары турында сорашса, икенче берләре, җитте, бу эшкә нокта куям диючеләр, дә бар. Бирегә җыелучылар арасында бу павильонда "Адмирал"дан килгән сатучыларның да эшләвен әйтүчеләр булды. Әмма администратор Радикның әйтүенә караганда, алар аз вакыт кына монда сату иткән.



- Турага, Вьетнам базарына китеп бетте алар, - ди ул. Янгыннынң сәбәбен кемдер махсус ут төрткәннәрдер әле дисә, Радик моңа каршы төшә. Шул ук вакытта электр чыбыклары белән бәйле проблемалар да юк, ди.



Сүз уңаеннан: "Слобода" сәүдә павильонын соңгы ел ярымда ике тапкыр планнан тыш тикшергәннәр. Беренчесе 2015 елның 15 октябрендә булган. Ул вакытта тугыз пункт буенча җитешсезлекләр теркәлгән. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән җиткерүләре буенча, алар зур төгәлсезлекләр түгел. Колхоз базары административ җаваплылыкка тартылып, 100 мең сум штраф түләгән. Икенче тикшерү узган елның февралендә булган.

Аның нәтиҗәләре буенча биш хокук бозуның бетерелүе ачыкланган. Калган дүртесе өчен базарга 3 мең сум штраф түләткәннәр. Җитешсезлекләрдән эвакуация планы булмау, лампочкаларга плафоннар куелмау ачыкланган булган. Төгәлсезлекләр тикшерүдән соң бетерелгән. Киләсе планлы тикшерү биредә быел октябрьгә билгеләнгән була.



Соңгы берничә елда базарларда булган янгыннар:

2013 елның маенда "Яңа Тура" технополисында

2014 елның 12 октябрендә Караваево базарында

2014 елның 13 октябрендә Вьетнам базарында

2014 елның 27 октябрендә Ломжа базарында

2015 елның 11 мартында "Адмирал" базарында

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев