Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда яшәүче ханым каракларга 64 мең сум акча күчергән

Хатын-кыз интернетта арзан бәягә "Фольксваген" автомобилен сату турындагы игъланга тап булган. (Казан, 30 август, "Татар-информ"). 31 яшьлек хатын-кыз интернет аша билгесез затка иномарка сатып алу өчен алдан акча түләгән. Бу хәлдән соң соңгысы элемтәгә чыкмый башлаган, дип җиткерә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча...

Хатын-кыз интернетта арзан бәягә "Фольксваген" автомобилен сату турындагы игъланга тап булган.

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). 31 яшьлек хатын-кыз интернет аша билгесез затка иномарка сатып алу өчен алдан акча түләгән. Бу хәлдән соң соңгысы элемтәгә чыкмый башлаган, дип җиткерә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча "Савиново" полиция бүлегенә 31 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернет-алдакчыларының корбаны була. Алдагы көнне ул интернетта арзан бәягә "Фольксваген" автомобилен сату турындагы игъланны күргән һәм күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан. Сатучы белән ул акчаның бер өлешен алдан түләү шарты турында килешкән.

Хатын-кыз аферист әйткән ике хисапка 64 мең акча күчергән. Шуннан соң билгесез зат элемтәгә чыгудан туктаган

Әлеге очрак буенча "Караклык" маддәсендә каралган җинаять билегесе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре карак шалтыраткан кәрәзле телефон номеры Краснодар кешесенә каравын ачыклаган. Хәзерге вакытта Казанның полиция хезмәткәрләре шикләнүченең шәхесен һәм урынын ачыклау өчен оператив-эзләнү чаралары уздыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147359/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев