Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлаштылар

Гөлнара Зиннәтуллина туган ягы — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнә.

 Бүген Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаталар. Хушлашу Гөлнара ханым яшәгән йорт янында уза. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.

Гөлнара Зиннәтуллинаны бүген туган ягы — Лаеш районы Хәерби авылында җирлиләр.

«Соңгы өч атнада хәле бик начарайды. Гомумән, сигез ел авырды. Соңгы елны инде хәле моңа кадәр булган елларда кебек түгел иде. Хәтта бакча эшен дә эшли алмады. Нишләтәсең инде, язмыш…» — диде Гөлнара апаның ире Ринат әфәнде.

Дус кызы Миләүшә сүзләренчә, Гөлнара ханым үзенең авыруын беркемгә дә сиздермәскә тырышкан. «Ул бик каты авыртты, әмма күрсәтми иде. Һәрвакыт, телефоннан шалтыратып, елмаеп сөйләшә иде. Урыны оҗмах түрендә булсын», — дип сөйләде ул.

Гөлнара Зиннәтуллина 8 сентябрь көнне вафат булды. Улы белән килене аның янына хәлен белергә килгән булган. Әмма Гөлнара ханым ишек ачмаган. Шуңа күрә улы һәм килене тәрәзәдән керергә мәҗбүр булган 

Чыганак  https://tatar-inform.tatar/news/society/09-09-2020/kazanda-zhurnalist-g-lnara-zinn-tullina-bel-n-hushlashtylar-5769737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев